Яңа Чишмә районында “хатын-кыз” һөнәрен ирләр үзләштерә

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Хәзерге  заманда  хатын-кызлар  күптән  инде  ирләр  һөнәрен  үзләштергән.  Авыл  хуҗалыгында  хатын-кыз-тракторчылар  узган  гасырның  30нчы  елларында  ук  инде  барлыкка килде.   Ә менә  ирләр  хатын-кыз һөнәренә  бик  сакчыллык  белән  генә  алыналар.   Мәсәлән,    совет чорында  хәтта  бер  ир-ат  та колхоз  өчен  сирәк  күренешләрдән  санала.  Хәзер  вәзгыять үзгәрде:      ХХI гасырның  авыл  ирләре  “хатын-кыз” эше  белән  шөгыльләнергә  курыкмыйлар.  Мисал  өчен, Яңа  Чишмә  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында   машина  белән  сыер  саву операторларының 20дән  артыгы  ирләр.   Һәм шуны  әйтергә  кирәк,  алар  уңышлы  эшли,  кайберләре даими  рәвештә  савым  буенча иң  яхшы  күрсәткечләр  бирәләр.    

«Әгәр  син  авылда  тугансың,  авыл  эшен  яратасың һәм  кече  ватаныңда  эшлисең  килә   икән,  нишләп  соң  әле  сыер  савучы  булып  эшләмәскә,    - дип саный «Агро-Основа» ҖЧҖенең Шахмайкино  бүлекчәсеннән сыер савучыларның  берсе    Илнур Шәйхетдинов. – Нигә,  туган  авылыңда  эш  була торып,    каядыр  чыгып  китеп,    хезмәт  хакын  читтән  эзләп  йөрергә? Мин  балачактан  әнигә  сыер  саварга  булыша  идем.  Хәзер  фермада  эш  күпкә  җиңелрәк:   сөтүткәргеч  бар,  тирес  чыгару  механикалаштырылган, азыкны  трактор  эләшә.  Хезмәт  шартлары  да  канәгатьләнерлек:    душ, ял  итү  бүлмәсе һ.б.лар бар.  Хезмәт  хакы  әйбәт,  ай  саен  түлиләр,  шуңа  күрә  рәхәтләнеп  эшлибез».

2015 елда   Илнур һәм аның  авылдашы   Ринат Илалов,  булган    традицияләрне бозып,    «хатын-кыз» һөнәрен  үзләштерергә  уйлыйлар.  Бу  яктан  алар   -   Шахмайкино авылында  беренчеләр. Дүрт  ел эчендә  алар  бер  мәрәбә  дә  үкенмиләр  бу  эшкә.    Болар  артыннан  «Агро-Основа» ҖЧҖендә  башка  ир-ат сыер  савучылар  да  апрта.    Илнур инде  берничә  ел  “Иң яхшы  терлекчеләр” исемлегендә:   2019 ел  башыннан  ул  54 сыердан    108,7 тонна сөт  сауган. 

  Илнур,  мәктәпне  тәмамлагач,  әтисе кебек,     тракторчы  булып та  эшләп  караган.  Әмма  техникага  ул  бик  тартылмый.      Әнисе   Фәния  Рәфикъ  кызы  әйтүенчә,  ул  балачактан  хайваннар  ярата, хәтта  эткә яки  мәчегә  дә  бервакытта  да  тавыш  күтәрмәгән, башкаларга да  аларны  рәнҗетергә  ирек  бирмәгән.  Шуңа  күрә  Илнурның  төркемендә  савым  күрсәткечләре  югары  булу  гаҗәп  түгел,  аның  мәрхәмәтенә  сыерлар  да  мәрхәмәт  белән  кайтаралар.  

 Илнур иртән  һәм  кичен  сава.  Көндезләрен  йортта,  хуҗалыкта  шөгыльләнергә  вакыт  кала.  Ул агч  эшен,   балта    белән  эшләргә  ярата.    Бу бик  җайлы,  дип саный  ул.  Әнисе  сөйләвенчә,  Илнур  кечкенәдән үк  хезмәтне  генә  түгел,  ә чисталык  һәм  тәртипне  дә  ярата.   Бу  аның  өеннән  үк  күренеп  тора,  анда  берничә  бүлмә, алар  заманча  җиһазланган (йорты  яшьләр  өчен  торак  төзелеше программасы  буенча  төзелгән).  

Аның  хатыны   Алсу да  терлекче: башта  бозаулар  караган,  хәзер  сыер  сава  башлаган.  Аларның  ике  уллары бар.   Гаиләнең  хуҗалыгы  да  кечкенә  түгел:     тана,  кәҗәләр,  30-40ар  каз,  үрдәк,  тавык,  яшелчә,   җиләк-җимеш  үстерәләр.     Хәзер  сыер  сатып  алырга  җыеналар.  Җир  кишәрлеге  сатып  алып,  үз  фермаларын  ачарга  уйлыйлар.   Олы  уллары    Айрат Чистай  авыл  хуҗалыгы  техникумында    агрономга  укый,  шулай  ук  җирдә  эшләргә  хыяллана.   Менә  шулай үзләренең туган  җирләрендә  хыялларын  әкренләп  тормышка ашырып, балалар  үстереп,  матур  итеп яшиләр,  эшлиләр  Шәйхетдиновлар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International