Авыл ипотекасына беренче кертем 10% тәшкил итә, ә кредит ставкасы - елга 0,1 %тан 3%ка кадәр

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2020  елның  1 гыйнварыннан Авылда  ташламалы  ипотека  программасы  эшли  башлый.  Россия Федерациясе  Хөкүмәте карары  проекты    авыл  ипотекасына  беренче  кертемне елга   10%тан  башлап  түләүне күздә  тота,  бу  хакта  хокукый  проектлар басылып  чыга  торган  сайттагы  документта  әйтелә.   

"Заем алучы үз акчаларыннан,  шул  исәптән федераль бюджеттан,  Россия  Федерациясе субъекты бюджетларыннан, җирле  бюджетлардан алынган  акчалардан,  йә  заем алучының оешмасыннан – эш  бирүчедән алынган  акчалардан (“Авыл территорияләрен комплекслы  үстерү” Россия  Федерациясе  дәүләт программасы  чараларын  гамәлгә ашыру  кысаларында  алынган  социаль түләү  акчаларыннан  тыш)  сатып  алына  (төзелә) торган  торак  хакыннан   10   процент яки  аннан  күбрәк  сумманы  түли", - дип  әйтелә  карар  проектына  кушымтада.  

Бу  чакта  кредит  ставкасы   кредит  шартнамәсенең  бөтен  срогына  елга  0,1 %тан  3%ка кадәр  була,  ул  срок  25 елдан  артыграк  була  алмый.     Ташламалы  ставка  заем  алучының  үзен  иминләштергәндә  генә гамәлдә  була.      

Ташламалы  кредит  күләме  Россия  Федерациясе   авыл  территорияләре  өчен   3 миллион сум тәшкил  итә,    Ерак Көнчыгыш  федераль округы моңа  керми,  анда  бу  күләм   5 миллион сум  була.  Мәскәү,    Петербург һәм  Мәскәү  өлкәсе территорияләре  программада  катнашмыйлар.  

Россия  Федерациясе  Хөкүмәте  карары  проекты коррупциягә  каршы  бәйсез экспертизалау стадиясендә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шуңа  игътибар  юнәлтә:  проект  буенча  фикер  алышуда  катнашырга, үз  фикереңне  калдырырга. Тәкъдимнәрне  Норматив  хокукый  проектларның  федераль  порталында да  кертергә   мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International