Кыр хәбәрләре: Әлмәт районында азык әзерлиләр, чәчүлекләрне эшкәртәләр һәм җиләктән беренче уңыш көтәләр

2019 елның 21 июне, җомга

Республика районнарындагы  кыр  эшләре  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә  тора.   Көндәлек  оператив күрсәткечләрдә  һәр  районның  үзенчәлеге һәм, иң мөһиме, меңләгән  кешеләрнең  хезмәт нәтиҗәсе.  

Бу эссе  җәйге  көннәрдә  Әлмәт  районы  кырларында  да  эш  кайный.   Бар  куәткә  азык  әзерлиләр.    Эш кичке  сәгатьләрдә  дә,  хәтта  төнлә  дә  дәвам  итә.  Шул  ук  вакытта   мул  уңыш  алу  өчен  чәчүлекләрне  эшкәртү  һәм  яфрактан  тукландыру  дәвам  итә.   Теплицаларда   брокколи, пекин кәбестәсе һәм  төсле  кәбестә  үсә.   Шушы  көннәрдә  җиләк  уңышын  җыя  башлыйлар.    

Бу  атнада  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Фәнис Шәрәфиев район  хуҗалыкларында  азык  әзерләү  кампаниясенең барышы  турында  мәгълүмат  бирде.   

Районда  чаптырыла  торган  күпьеллык   үләннәр мәйданы    11219 га тәшкил  итә,   3125 гектардан  артык  чаптырылган,  бу  - 28%. Терлекләрне  тиешле  күләмдә  азык  белән  тәэмин  итү  өчен  бер  үк  вакытта  яшел  масса  чаптыралар, аның  мәйданы    500 гектардан  артык.  Район  хуҗалыклары  тарафыннан   1000 тонн печән, 5500 тонна сенаж әзерләнгән. Әзерләнә  торган    сенажның  сыйфатын  яхшырту  өчен  махсус  әчеткечләр  кулланалар, алар  консервацияләнә  торган  азыкны  тизрәк  өлгертәләр.    Быел  күп хуҗалыклар  техника  паркын  яхшырттылар, бу  аларга  башкарыла  орган  эшләрнең нәтиҗәлелеген  һәм  сыйфатын  яхшыртырга    ярдәм  итә.    Үзйөрешле техника,  тагылма  чапкычлар,  үзебезнең  һәм  чит ил махсулаштырылнан  техникасы  эшли.  

«Н.Е.Токарликов ис.  АҖ,    «Кичүчат» ҖЧҖ,    «Первомай» ҖЧҖ районның  азык  җыю  кампаниясендә активлык  күрсәтәләр.     «Ташкичү» ҖЧҖенә,   «Клементейкино» ҖЧҖенә,   «Васильевка» ҖЧҖенә активлашырга  кирәк, - дип  сөйли   Фәнис Шәрәфиев.

Районда  чәчүлекләрне  эшкәртү  буенча  эшләр  дәвам  итә. Бүгенге  көнгә    чүп  үләннәргә  каршы     27,5 мең  га эшкәртелгән, еорткычларга  каршы  – 23 мең га, авыруларга  каршы  – 1 мең  га. Яфрактан  эшкәртү, комплекслы    минераль ашламалар  кертү дәвам  митә.   Бу  кырларда  профессиональ  эшләү  чәчелгән  культураларның  уңышын  арттыруга  ярдәм  итәчәк.  

Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы  эш  сәфәре  кысаларында  шулай  ук    “Авыл” («Деревня») авыл  хуҗалыгы кулланучылар  кооперативында һәм   “Җиләк  аланы” («Ягодная долина») ҖЧҖендә  булды.  

«Быел Яшелчә  аланында   17 кооператор эшли.  Яшелчәләр      73 га мәйданда  үстерелә,  җиләк-җимеш  культуралары  - 39, 8 га. Яшелчәләрдән: пекин  кәюестәсе –   45 га; брокколи –    8, 5 га, төсле  кәбестә –    1 га; ак кәбестә –   11 га; чөгендер –    3 га; кишер –  2,5 га.    2 га техник  культура    – амарант чәчелгән.  Моннан тыш,      кооператорлар   5 га кура  җиләге  утырттылар;    0,5 га – кара  бөрлегән;    30,9 га – карлыган һәм   2,5 га – җиләк», - дип  сөйләде  “Авыл” («Деревня») авыл  хуҗалыгы кулланучылар  кооперативы җитәкчесе  ярдәмчесе   Зөлфирә Хөсәенова.

Шуны  әйтергә  кирәк,  кәбестәнең  барлык  төрләрен  орлыклардан да,  үсентеләрдән  дә  үстерәләр.   Культуралар  төрле  вакытта  утыртыла.   Кәбестәләрне  бик  нык  карарга  һәм  аларга  даими  рәвештә  су  сибәргә  кирәк.  Үсемлекләргә  су  тамчылы  ысул  белән  сибелә.     2017 елда  “Авыл” («Деревня») авыл  хуҗалыгы кулланучылар  кооперативында 10000 куб  сыйдырышлы   ясалма  күл  төзелә.  Ике насос   станцясе төзелә,  суны  Зәй  елгасыннан  алалар.    Көчле  ком     фильтрлары  аша  чистарып  чыккан су  кырларга    чыга  торган   тамчы  системасына  килә.  Һәр  кооператорның  суга  тоташу  ноктасы  бар,  счетчиклар,  басымны  көйли  торган  аппарат  куелган. Кооператорларга  куллану  өчен    37   техник бирелгән: тракторлар, чәчкечләр, буразнаясагычлар, үсемлекләрне  утырту   машиналары,  төрле  сабаннар.  Үстерелгән  продукцияне  саклау  өчен  3000 тоннага  яшелчәсаклагыч төзелгән.  Бу  ел  уңышын  җыю  өчен   төргәкләү-фасовкалау  линиясен  ачу  планлаштырыла.    

“Җиләк  аланы” («Ягодная долина») компаниясе  агрономы  Илнар Насыйров  башкарылган  эшләр  турында  мәгълүмат  бирде:     «Безнең  алда  үсентеләрне  яңарту  бурычы  тора.  Бүген ачык  грунтта 5 га җир  җиләге (клубника)  һәм   бакча  җиләге (земляника) утыртылган.  Планда:  көзен  тагын  5 га утырту.    Тоннель тибындагы  парникларны     монтажлау  бара.    Мондый  җайланма  җиләк  сезонын   көз  ахырына  кадәр  сузарга, уңышны  арттырырга һәм  культураны  көзге  иртә  кыраулардан  саклап  калырга    ярдәм  итә. Яз  башыннан ук  карлыган плантацияләрендә  туктаусыз  эш  бара.      15 июльдән карлыган  уңышын  җыя  башлыйбыз,  ә  “Җиләк  аланы”ның  беренче  җиләкләрен  җыя  башлау  10  көннән  соң  - июнь ахырына  планлаштырыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International