20 июньдә Дания Корольлеге Илчелегенең Азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык мәсьәләләре буенча Министры-Киңәшчесе Эсбен Джюль Бергманн Шьод әфәнде җитәкчелегендәге рәсми агросәнәгать делегациясе Татарстан Республикасы Тукай районының «Феникс» ҖЧҖендә булды һәм компания директоры Азат Авзалов белән узды. Очрашуда “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Тукай районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хасанов һәм «РАЦИН» АҖенең инвестицияләр һәм инновацияләр бүлеге Адел Хисмәтуллин катнашты.
«Феникс» ҖЧҖ компаниясе директоры Азат Авзалов, компания терлекләрне тукландыруга аерым игътибар бирә, белоешмәләр катгый рәвнштә исәпкә алып барыла һәм заманча немец җайланмалары кулланыла, диде.
Сәүдә буенча «Skov» компаниясе директоры Карстен Расмусен, үзара хеәмәттәшлек итү һәм җитештерү күрсәткечләрен арттыру өчен алдынгы технологияләрне куллану күзлегеннән чыгып, әлеге эшкәртү предприятиесенең технологияләре белән кызыксынды.
Азат Авзалов һәр җитештерү комплексы эшчәнлегенең тулы циклы аңлатып узды һәм компаниянең җитлегү этаплары турында җентекләп сөйләде. Моннан Дания делегациясе зур тәэсир алды, аерым алганда, Lachenmeier Monsun компаниясенең төбәк сәүдә вәкиле Наталья Григорьева болай диде: «Без предприятиедә күргән эш һәм мөнәсәбәт – Европа дәрәҗәсендә». Азат Авзалов, үз предприятиесен киңәйткән очракта, Дания компанияләре белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ягыннан да хуплау булуын билгеләп үтте.
Чара ахырында Эсбен Джюль әфәнде, республикадагы инвестиция климатының уңай булуын ассызыклап, үзара инвестицияләр җәлеп итү кысаларында компания җитәкчесен җавап сәфәре белән Дания Корольлегенә чакырды.