Татарстанда уңышны иминләштерү күләмнәре арта

2019 елның 19 июле, җомга

18 июльдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары  Елена Фастова  рәислегендә  узган     видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  катнашты,  ул    дәүләт  ярдәме  белән  агроиминләштерү  мәсьәләләренә  багнышланган  иде.   Чарада  шулай  ук  республика территориясендә  дәүләт  ярдәме  белән  иминләштерүне  гамәлгә ашыручы  иминият компанияләренең  төбәк  вәкилләре  катнашты

Елена Фастова билгеләп  үткәнчә,  уңышны  иминләштерү  күләмнәренең  узган  ике  елга  караганда  шактый  артуы  күзәтелә.    Мәсәлән,  Татарстан  Республикасында    узган  ел   95 мең га чәчүлек  мәйданы  иминләштерелгән булса,  быел  ул   180 мең гектарга  җитте. 

Авыл  хуҗалыгының  иминләштерүндәге  уңай  динамика “бәйсез ярдәм” акчалары  буенча  иминләштерү  шартнамәләрен  өстәмә  финанслау   нәтиҗәсе.  

Искәртеп  узабыз,   агроиминләштерү  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан  тотрыклы  эшчәнлек  алып  бару  өчен   реаль мөмкинлек бирә,  начар  һава  шартларыннан  курыкмыйча,    керемнәрне    алдан фаразларга  ярдәм  итә.   1  марттан  үз көченә  кергән   “Агроиминләштерү  өлкәсендә  дәүләт ярдәме турында” 2011  елның  25 июлендәге 260-ФЗ  номерлы Федераль законга һәм “Авыл хуҗалыгын  үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләр нигезендә      агроиминләштерү системасыннан  уңышның һәм күпьеллык   үләннәрнең  юкка чыгу  чиге  дигән төшенчә  төшереп  калдырылган,  ә шул  ук  вакытта  һәлак  булган  уңыш  иминләштерелгән  дип санала, хәтәрлекләр  исемлеге  киңәйтелгән, аграрийлар  өчен  аларны  комбинацияләү  мөмкинлеге  өстәлгән. 

Моңа  кадәр, бу  елның  апрелендә,   яңа  кагыйдәләр  нигезендә  агроиминләштерү  буенча  программалар  белән  иминият  оешмалары  вәкилләре  чыгыш ясаганда        иминләштерелгән уңышның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  тарафыннан  төрле  кредитлар алганда тәэмин итү предметы  (залог) буларак  хезмәт итүен  билгеләп  үткәннәр  иде. Иминләштерү  компанияләре  тәкъдимнәре  нигезендә  уңышны  иминләштерү  чыгымнары  аграрийларга  бер гектарга  27 сумга  төшәчәк һәм бу  чыгымнарны  продукциянең  үзкыйммәтенә  кертергә мөмкин  булачак.  Моннан  тыш,  дәүләт ярдәме  чаралары  да  эшли, аның  кысаларында  авыл  хуҗалыгы  продукциясе җитештерүчеләре иминият премияләрен  түләүгә чыгымнарның  95%ына кадәр  кайтара  алалар.     .  

Агроиминләштерү  өлкәсендәге  дәүләт  ярдәме  мәсьәләләре  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары аша консультация  алырга  мөмкин.  

 Иминият  компанияләре тәкъдимнәре һәм  агроиминләштерүгә  дәүләт  ярдәме  чаралары  белән  тулырак  мәгълүматны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында 2019  ел  өчен  чәчү  ресурслары  бүлегендә  танышырга  мөмкин.    Биредә  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен  башка  файдалы  мәгълүмат та  җыелган.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International