Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Теләче районында техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерде

2019 елның 19 июле, җомга

Урып-җыю башланырга  санаулы  көннәр  генә  калып  бара.    Комбайнчылар  да, аларның  ярдәмчеләре дә,  ындыр  табагы  хезмәткәрләре һәм    механизаторлар да,  гомумән,  уңыш  язмышына битараф булмаган  һәркем  бу  көннәрдә  үз  вакытларын  ремонт  эшләрен  төгәлләүгә  багышлыйлар.    Кырларда  эшләрнең  барышы  техниканың  төзеклегенә  нык  бәйле.  

Мәс., 18 июльдә  Теләче  хуҗалыкларында  гадәттәге  комбайннар парады  узды.      Составында   «Татарстан  авыл  хуҗалыгы  фәнни-институты» директоры  Марсель Таһиров, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары    Фәргать Зиннәтов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  АПКны  инженер-техник  тәэмин  итү  бүлеге  әйдәүче  киңәшчесе    Илнур Гарипов, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы   Рәлиф Низаметдинов, шулай  ук  идарә белгечләре,  хуҗалыклар  җитәкчеләре һәм  белгечләре  булган  комиссия  техниканың  торышын  тикшерделәр.  

Тикшерү  барышында  һәр  комбайннарның  техник  төзеклеге  һәм герметиклыгы  каралды.  Комбайннар  ашлык  коелу ихтималы  булган  урыннарны ачыклау  һәм  аны  югалтуларны  булдырмау  максатында  контроль  суктырып  карауны  уздылар.  

Белгечләр  шулай  ук  ян-яклары  күтәртелгән  автотранспортның  ашлык  ташуга  әзерлеген,  ашлык складларының,  ындыр  табакларының (ашлык  киптерү  җайланмаларының,  орлык  чистарту  линияләренең һәм  машиналарның),  үлчәү  җайланмаларының, туфракны  төп эшкәртү  агрегатларының  төзеклеген  тикшерде.   

Урып-җыю вакытында  техникага  хезмәт күрсәтүче  хезмәткәрләргә  хезмәт хакы  түләү,  һәм комбайнчыларны  матди  кызыксындыру  чаралары турындагы  мәсьәләләр  дә  каралды.   

Тикшерү  барышында  урып-җыю  кампаниясе  чорында  янгын  куркынычсызлыгын тәэмин  итү   мәсьәләсенә  аерым  игътибар  бирелде.     Комиссия   комбайннарның янгын сүндерү  җайланмалары,  медицина  аптечкалары белән,  комбанчыларның  махсус  кием  белән  тәэмин  ителешен  дә  тикшерде.  

Бәяләү  күрсәткечләре  буенча   1 урынны    «Алан» ҖЧҖ алды (48 баллов), 2 урынны  –   «Игенче» ҖЧҖ (47 баллов) һәм  3 урынны  2  агрофирма үзара  бүлеште:      «Агролак» ҖЧҖ һәм  «Теләче  Агро», алар   46шар   балл  җвйдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International