Азнакай районында эре терлкчелек фермасын төзүгә беренче ташны салдылар

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов Татарстанның  Азнакай  районында  булдылар.   Алар  анда  урып-җыю эшләренең  барышы белән  таныштылар  һәм   эре  терлкчелек  фермасын төзүгә  беренче  ташны  салдылар, район  активы  белән  очраштылар.    

 Татарстан  Республикасы  Президенты  министр һәм район  башлыгы  белән  бергә  Мәндәй авылында   («Хам. Мөстәкимов» ис.ҖЧҖ),   Чубар-Абдул ав.(«Тукай» ҖЧҖ),   Мәсгут ав.  (ПК Сукаеш «Азнакай» АФ” ҖЧҖ),   Сәпәй ав. (ПК Урманай Азнакай» АФ” ҖЧҖ),  Учәлле ав. (Тымытык ПК  «Азнакай» АФ” ҖЧҖ),   Банки-Сукаеш ав. (ПК Сукаеш «Азнакай» АФ” ҖЧҖ) кырларында  булдылар, алардагы  кыр  эшәренең  барышы  белән таныштылар. 

Банки-Сукаеш авылы янында «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖнең булачак терлекчелек комплексы нигезенә беренче таш салу тантанасы булды. Бу инвестиция проекты сөтчелек юнәлешендәге 2 мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексын төзүне күздә тота. Төзелешне 2020 елның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов нигез ташы салу тантанасында сәламләү сүзендә барысын да «Агросила» компаниясенең «Азнакай» агрофирмасы»нда яңа заманча терлекчелек комплексы төзелеше башлану белән котлады.

«Яңа комплекс районны терлекчелек продукциясе белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнаячак. Республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендәге уңышлары – авыл кешеләренең фидакарь хезмәте, шулай ук стратегик инвесторларның эшчәнлеге нәтиҗәсе», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 Аннары  көзге  бодай  кырында  (терлекчелек  фермасы  төзелә  торган  урын  янында) Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре һәм Азнакай  муниципаль районы  авыл  җирлекләре  башлыклары, инвесторлар  белән  очрашты.   Биредә  район  территориясендә  үстерелә  һәм җитештерелә  торган  продукция күргәзмәсе  оештырылган иде. 

 Белешмә  өчен:

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  мәгълүматы  буенча,  Азнакай  районында  урып-җыю мәйданы    45,3 мең  га тәшкил  итә.   9 августка   8,5 мең  га суктырылган,  бу  барлык  мәйданның 18,8%ын тәшкил  итә.    32,1 мең  тонн ашлык җыелган, районда  уртача  уңыш    - 37,8 ц/га.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International