Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов белән бергә Сарман районында бөртеклеләрне җыюның барышы белән танышты

2019 елның 9 августы, җомга

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм Миңнеханов бүген     Сарман районында  бөртеклеләрне урып-җыюның  барышы  белән танышты.    

 Татарстан  Президенты  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов, Сарман муниципаль районы башлыгы      Фәрит Хөснуллин белән  бергә  район  кырларын  карап  чыкты, алар    Иске Минзәләбаш, Иске  Кашир (“Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖ),      Муртыш-Тамак,   Сарман  («Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖ),  Әлмәт,  Рантамак (“Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖ) авыллары кырларында  булдылар. 

Рантамак авылы  янындагы  көзге  бодай  кырында   Сарман  районының инвесторлары,  хуҗалыклар  җитәкчеләре  белән  очрашу  узды.  Шунда  ук  үсемлекчелек  продукциясенең   – Сарман районы  территориясендә  үстерелә  торган  бодайның,  арышның,  яшелчәләрнең  һәм башкаларның  төрле  сортларыннан  күргәзмә  оештырылган иде.  

Сарман районы  башлыгы    Фәрит Хөснуллин  кырда  бөреклеләрне   урып-җыюның  барышы  белән  таныштырды.  Кызганычка каршы,  яңгырлар аркасында  кырлардагы  эшләр   бар  куәткә  бара  алмый.  

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә,  бүген  районда  сөт  терлекчелеген үстерүгә  игътибарны  арттырырга кирәк, чөнки  Сарман районы  сөт  җитештерү  буенча  артта  кала. 

Фәрит Хөснуллин, Татарстан  Республикасы  Президенты   сорауларына җавап  итеп,  сөт  җитештерүне  арттыру  буенча  чаралар  күрелә – шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны, кече  хуҗалыкларны  үстерү  буенча  эшләр  алып  барыла,  диде.   

Белешмә  өчен:

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив мәгълүматы  буенча,  Сарман муниципаль районында  чәчүлек  мәйданы  -  44,0 мең га.   9 августка   8,5 мең  га суктырылган, бу  барлык  мәйданның   19,3%ын  тәшкил  итә.    34,0 мең   тонна  ашлык  җыелган, уртача  уңдырышлылык  -  40,0 ц/га.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International