Марат Әхмәтов Татарстанның Чүпрәле, Апас һәм Кайбыч районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  урып-җыю эшләренең  барышы  белән  танышу  максатында   Татарстанның Чүпрәле, Апас һәм Кайбыч районнарында булды.   

Кырларны  карап чыкканнан  соң, Марат  Әхмәтов  һәр районның  башлыгы,  хуҗалыклар  җитәкчеләре, фермерлар һәм  авыл  җирлекләре  башлыклары  белән очрашты. Очрашуда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  ярдәм  программаларын  гамәлгә ашыру турында  сөйләде һәм сорауларга  җаваплар  бирде.   

Районнар башлыклары  үзләрендәге  урып-җыюның   барышы  белән  кыскача  таныштырдылар.   Чүпрәле  районында  урып-җыю  мәйданы     34,2 мең   га тәшкил  итә. Бүгенгә  4,16 мең    га суктырылган, бу -  12,2%.   11,2 мең    тонн ашлык  җыелган, уртача уңыш -  26,9 ц/га.

  Апас районында уртача  уңыш  беркадәр  югарырак – 34,6 ц/га. Биредә  урып-җыю  мәйданы    27,3 мең    га тәшкил  итә. бүгенгә    5,99 мең    га суктырылган,  бу  - 21,9 %.   11,2 мең    тонна  ашлык  җыелган.

Иң күп җыелган  мәйдан  - Кайбыч районында  булып  чыкты – 26 %.  Барлык  урып-җыю  мәйданы  -  20 мең    га. Бүгенгә    5,20 мең    га суктырылган,     15 мең    тонн ашлык  җыелган, уртача  уңыш  -   28,8 ц/га.

Марат  Әхмәтов  фикеренчә,  бүген районнарда  урып-җыю  кампаниясенә  аеруча  зур  игътибар таләп  ителә.    «Бүген  игенчеләр алдына  куелган  төп  бурыч  - мөмкин кадәр  тизрәк һәм  югалтуларсыз  игеннәрне  җыеп алу, – диде  Марат  Әхмәтов. –  Һава торышы  безне  бик иркәләми. Беренче  мөмкинлек  булу  белән кырга  чыгарга   кирәк. Моның  өчен  бөтен  мөмкинлекләрдән файдаланыгыз».

 Районнарда  җирле  җитештерү продукциясе күргәзмәләре  оештырылган иде.    Мәс., Кайбыч районында 2019 елның   1 августыннан      тәүлеккә  2  тонна  сөт җитештерерлек «СЛ-Молоко» ҖЧҖ эшли башлады,  кунакларга  авыз  итәр өчен  сөт, кефир,  каймак  бирделәр.  

Киптерелгән люцерна  нигезендә  грануллы  витаминлы үлән оны  җитештерә  торган   «СЛ-Агро» предприятиесе  сыерларның  көнлек  савымын  арттырырга  ярдәм  итә  торган  витаминлы-аксымлы  продукция  җитештерә.       

«Йодыз» һәм «Союз Агро» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары да  үз продукциясен  тәкъдим  иттеләр.   «Йолдыз» кооперативы  2018 елның   декабрендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан     5 млн сум  грант алган  иде һәм 2019    модульле ит  эшкәртү    цехы  төзеде.  Һәркөнне    цехта  ит продуктлары, ярымфабрикатлар  әзерләнә:    казылык, пилмән,  манты, котлетлар һәм башкалар.  

 «Союз Агро»авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  10 елдан  артык  инде  Кайбыч районы  халкыннан  яшелчәләр алып-сату  белән  шөгыльләнә.    Кооператив шулай  ук  бу  елың  апрелендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  4 млн. сум  күләмендә  грант алды һәм     октябрьдә  яшелчәләр  кабул итү,  эшкәртү һәм  сатуга  әзерләү  буенча   комплекслы  линия  гамәлгә кертүне   планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International