Марат Җәббаров Бөгелмә районына эш сәфәре белән килде

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

12 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров эш сәфәре  белән  Бөгелмә  районында булды һәм «ЭкоНива» агрохолдингы генераль директоры   Штефан Дюрр  белән  очрашты.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы сәфәренең  максаты  Натарлыда «ЭкоНива»  агрохолдингының 3,5 мең  сыерга  исәпләнгән яңа    мегафермасын  төзүнең  барышы  белән  танышу  иде.   Искәртеп  узабыз,  булачак  комплексның  беренче  ташы  бу  елның  маенда  салынган  иде.    Бөгелмә  районында бу  сөтчелек  комплексы   исәп  буенча 37 нче  була

Бөгелмә  районында барысы 13 мең  баш  савым  сыеры  өчен  өч сөтчелек  фермасыннан  комплекс  төзү  планлаштырыла.   Проетка  инвестицияләрнең  гомуми  күләме   10 млрд сум  тәшкил  итә.  Иң  эре  мәйданчык  - 6 мең  баш  сыерга  -  Подгорный  авыл  җирлегенең Иске Сумароково  авылында  булачак. Тагын  ике  ферма      Зеленая  Роща    авыл  җирлегендә  һәм  Наратлы  авылында  төзеләчәк.    Яңа  проект Бөгелмә районының  100 кешесен  эш  белән  тәэмин  итәчәк,  дип  көтелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International