2020 елда Татарстанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,  2020 елда  Татарстанда  Халыкара  авыл  яшьләре  конгрессы  узачак. Аны  Татарстанның  Аграр яшьләр  берләшмәсе оештыра,  ул  әлеге  чараны  уздыруга  3,6 млн. сум  күләмендә  Россия  Федерациясе  Президенты  гарнтаын  откан иде.  

«Конгресс авылда  яшьләр  сәясәте  белән  шөгыльләнүче инициативалы яшьләр, яшь эшкуарлар, җирле  үзидарә  органнары  вәкилләре, агросәнәгать комплексының яшь белгечләре арасында  авыл  территорияләрен үстерү  өлкәсендә  әңгәмәләр алып  бару, элемтәләр  урнаштыру һәм  тәҗрибә  алмашу өчен  уңайлы  мәйданчык  булачак», - дип  билгеләп  үттеләр   Аграр яшьләр  берләшмәсендә.   

Конгрессны  уздыру   2020 елның  февраленә  планлаштырыла һәм  бирегә  Россия  Федерациясенең  кимендә  50  субъектыннан һәм 20  илдән (БДБ һәм Европа Советы  илләре) катнашучылар  булыр  дип  көтелә, аларның  бер   өлеше  үзләренең  катнашуын  расладылар  инде.  

Татарстанның  яшьләр    инициативалары барлыгы 17,3 млн сум  күләмендә    президент  грантларын  оттылар. Шуны  әйтергә  кирәк,  быелгы  икенче   конкурс  йомгаклары  буенча   коммерциягә карамаган   2,1 меңнән артык  оешма  җиңүчеләр  булып  танылды.     

Йомгаклар  Россия  Федерациясе Президенты  грантларын  бирүгә  конкурслар уздыру  буенча   Координация   комитеты  утырышында  ясалды.    Илнең барлык  төбәкләреннән  коммерциягә карамаган   оешмалар  тарафыннан  дәүләт ярдәме  алу өчен  конкурска  9073 проект керде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International