Марат Җәббаров кош ите эшкәртү буенча комплексларның Россиядә иң эреләреннән берсенең эшчәнлеге белән танышты

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  кош ите  эшкәртү  буенча  Россиядә  иң  эре  комплексларның  берсе булган  «Агрокөч.Чаллы-МПК»  эшчәнлеге  белән  танышты.       Министр белән  бергә  «Агрокөч» холдингының   Директорлар  советы    рәисе  Илшат Фәрдиев, холдингның  генераль  директоры Светлана Барсукова, шулай  ук  башка  җаваплы  затлар  йөрде.  

Марат Җәббаров заманча  җиһазландырылган  комплексның  эшчәнлеге  белән  танышты.  Әлеге  комплекс  көнгә    140 тоннага  кадәр  кош  ите  эшкәртә һәм  200ләп  төрдә  ит  продукциясе  чыгара.     Илшат Фәрдиев төргәкләү һәм  кисәкләү,  продукция әзерләү,  чимал  әзерләү,  ярымфабрикатлар  җитештерү  участокларын күрсәтте.   Министр  шулай  ук  холдингка караган  авыл  хуҗалыгы  техникасын  ремонтлау  предприятиесенең  эше  белән  танышты.  

 Вице-премьерның  эш  сәфәре  Авыл  хуҗалагы  һәм  эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм  чарасында  катнашу  белән  тәмамланды.   

Предприятие  хезмәткәрләрен  котлап,  Марат Җәббаров, республика агросәнәгать комплексының  югары   эш  күрсәткечләренә   “Агрокөч” компаниясе  хезмәткәрләренең  зур өлеше кергән,  дип  билгеләп  үтте.  

«Холдинг  составында      25 авыл  хуҗалыгы  предприятиесе  актив  эшли,  аларда  ресурсны  саклый  торган  технологияләр кертелгән, җирләрне  биологияләштерүгә  аерым  игътибар бирелә.   Агрокөч республиканың  терлекчелек  тармагына  да   шактый  өлеш  кертә.   Компания  барлык  сөт  күләменең 5,5%ын  җитештерә.  Бер  Чаллы-бройлер предприятиесе генә  дә     120 мең тоннадан  артык  кош  ите  җитештерә – бу  республика авыл  хуҗалыгы  оешмалары  тарафыннан  җитештерелә  торган  барлык  ит продукциясенең  чиреген  тәшкил  итә.   «АГРОКӨЧ» холдингы  составына  керүче  предприятиеләр Россия  АПКсының  мөһим  элементларын  тәшкил   итәләр,    - диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. – ТАССРның   100 еллыгына  без  сездән  яңа  уңышлар  көтеп  калабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International