Аксубай районында 81 яшьлек яңа эш башлаучы фермер гөмбәләр өчен субстрат җитештерү буенча цех ачты

2019 елның 16 ноябре, шимбә

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.  Бүген  һәр районда,  үз эшен  ачып,  аягында  нык  торучы  кешеләр  бар.   Шундыйларның  берсе  -   Акчсубай  районының  Иске Мукша  авылында  вешенка гөмбәсе  җитештерү  буенча    цех Анатолий Самаренкин.

Министрлык Анатолий  Самаренкинның  башлангычын  хуплый,   аңа  җайланмалар  сатып  алу,  техник   модернизацияләү һәм керү  юллары  төзү  өчен  5 млн  сум күләмендә  грант бүлеп  бирелә.  

Әмма КФХ башлыгы  ирешелгәннәрдә  туктап  калырга  җыенмый.   15 ноябрьдә   Анатолий Самаренкин гөмбә-блокларын  җитештерү    цех эшләтә  башлады.  «Без терлек, кукуруз,  көнбагыш  үстерергә һәм башка күп  нәрсәләргә  өйрәндек, ә  гөмбә – безнең  өчен  яңа  юнәлеш, – дип  ассызыклады район  башлыгы  Камил Гыйльманов, чараны  ачып. – Өч елда  җитештерүгә    230 миллион сум  кертелде». Район башлыгы    Анатолий Самаренкинны  районда  иң  яшь  эшкуар  дип атый,   аның  гөмбә  бизнесына  өч  ел,  ә  эшкуарның  үзенә  81  яшь тулды.  Ул  актив  яшәү  рәвешенә  ачык  үрнәк.  

Яңа  цехта  гөмбәләр  үстерү  өчен нигез  әзерләнә.    Склад  бюинасыннан  чимал  (көнбагыш  тышчасы)  торбалар  буенча  цехка   брикетлар  әзерләү  өчен  җибәрелә.    Чимал  савытларда   мицелий  белән  катнаштырыла һәм   чыкканда   полиэтилен  пакетларга  тутырыла.    Самаренкинның  «Гөмбә патшалыгы»   үзенең   масштабы  һәм гөмбә  җитештерү  буенча  үз  цехларын  төзүдә  кулланган  яңа  технологияләре  белән  гаҗәпләндерә.  «Вешенка гөмбәсен җитештерүдә  гадәттә  тамчылап  сугару  кулланыла.    Бу  яңа     цехка без  барысын  да  яңаны  керттек  –   автомат  линиясе  эшли, су  сибүнең  яңа  төре  – томанлы  сугару,  - дип сөйли   Анатолий Самаренкин. – моңа  кадәр  ай  саен  биш  тонна  гөмбә  җыя  идек, яңа  цехны  куллануга  керткәч,  продукция  тагын да  күбрәк  булачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International