Иң яхшы агробелгечләр Германиядән ике атналык стажировкадан кайттылар

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Германиядә  авыл  хуҗалыгының  үсеше  ничек бара?  «Һөнәре  буенча  иң  яхшы  – 2018» конкурсында  җиңүчеләр бу  сорауга  тулы  җавапны  Баварияда  рус телле «Юность» Берлегенең программасы  аша  таба алдылар.     "Kuhstallcafe Illkofen" сыер абзары-кафеда, Бавария  авылы   Хермансдорфта (Herrmannsdorfer Landwerkstätten Glonn GmbH & Co. KG) булу һәм ит, сөт  әйберләре җитештерү  буенча  фермер хуҗалыкларына, пекарьняга, эко-авыл  хуҗалыгы  продуктлары  җитештерүче предприятиегә, дуңгыз  фермаларына, тавыклар  кетәклекләренә, бакчачылык  хуҗалыкларына  экскурсияләргә бару  катнашучыларга  көнбатыш  хезмәттәшләренең агросәнәгать комплексы  эшен  тулысынча  күзалларга  ярдәм  итте.  

Моннан  тыш,  яшь белгечләргә  Людвиг II-нең «Нойшванштайн» замогы тирәлегендә  булу  мөмкинлеге  дә  бирелде,  моннан   Альп тауларына  һәм  тау итәге күлләренә  бик  матур  күренеш ачыла. Алар  «BMW - Welt»   күргәзмә   комплексында  булдылар,  Олимпия  паркында  йөрделәр,    Моцарт ватаны  –  Зальцбургта көн  үткәрделәр, авыл  хуҗалыгы өлкәсендәге  эшкуарлар  һәм Бавария  авыл  яшьләре  вәкилләре  белән  очраштылар.     

Шуны  да  әйтергә  кирәк,  ике  көннән  соң Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының   яшь хезмәткәрләре  һәм  аграр белгечлек  алучы  студентлар  арасында “Һөнәре  буенча  иң  яхшы  -  2019” яңа  һөнәри осталык   конкурсы  башлана,  ул Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсе  тарафыннан  оештырыла,   конкурс йомгаклары  буенча   шулай  ук  киләсе  елда  кемнең Германиягә  стажировкага  баруы  ачыкланачак.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International