Марат Җәббаров: гомумән, үсемлекчелек буенча ел нәтиҗәләрен яхшы дип бәялибез, 2020 елга бурыч - 5% үсеш тәэмин итү

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бу хакта Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясе барышында  хәбәр  итте.  

Бөртеклеләрнең  бер гектардан уртача  уңышы    27,2 центнер булды,  бу  2018 елдагыдан 1,2 центнерга  күбрәк. Әмма уңдырышлылык  буенча  проблемалар бар әле. Кайбер  районнарда,  мәсәлән, Әгерҗе, Кама Тамагы, Әлмәт районнарында  гектардан  20 центнер да  чыкмады.   

Бу  күрсәткечне яхшырту  өчен  тармак технологиясен  климат шартларына  җайлаштырыып  булды.  Чәчүлекләр структурасында корылыкка чыдам сортлар артты, дымлылыкны  саклауга, үсемлекләрне яклау  чараларын куллануга башачарак, профессиональ караш һәм игенчелекне   биологияләштерү  факторлары  ярдәм  итте.  

«Гомумән, игенчелек  буенча  нәтиҗәләрне яхшы  дип бәялибез. Уңай    динамика бар, болар:  4,5 млн тоннадан  артык  ашлык,   2,8 млн тн шикәр чөгендере, бәрәңге  – 1,2 млн тн, яшелчәләр  -  340 мең тоннадан  артык», - диде Марат Җәббаров.

Вице-премьер уңышның катлаулы  шартларда  алынуын  билгеләп  үтте.  Язга  чыкканда   218 мең га бөртекле  культуралар һәлак  булган  иде һәм аннан  килгән зыян  1,4 млрд сум булды. Россия авыл  хуҗалыгы  министрлыгы    аграрийларга бары тик  иминләштерелгән 60 мең  га  чәчүлек  өчен генә      120 млн сум кайтарды.  Бу  елга  да  шундый  үк  тәртип карала.  

«Үсемлекчелек  буенча  агымдагы  елга  бурыч  - 5%  үсеш тәэмин  итү.  Бу шактый  җитди  максат, әмма  моңа  яхшы  нигез  салынды:    494 мең га көзге  культуралар чәчелде, орлыклар  җитәрлек  салынды, туфракны  төп эшкәртү  көздән башкарылды», - диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

Уңдырышлылыкны  арттыру  өчен   министр үсемлекләрне тукландыруга  игътибар булырга  өндәде  - бер гектарга  кимендә    70  кг ашлама кертелергә тиеш.  Бүген  гектага  25,3 кг тупланган.  35 кг туплаганнарга  кызыксындыру  ярдәме  тапшырылган  документлар  буенча  якындагы  көннәрдә бирелә башлаячак. Министр ашламалар алуны  сузмаска куша,  чөнки чәчүгә таба  аларның  бәясе артачак.   

«Орлыкларның  потенциалы  бар  җирдә  дә  кулланылмый  әле.   2нче  репродукциядән түбәнрәк  орлыклар чәчмәскә дип катгый рәвештә  тәкъдим  итәбез, моның  белән сез  алдан  ук  үзегезгә зыян саласыз.   Бөртеклеләр  буенча бездә  ресурс җитәрлек. Яңартырга   теләк кенә  булырга  тиеш», - дип, игътибар юнәлтте  Марат Җәббаров.

Җитди үсеш ноктасы  дигәндә, үсемлекләрне  яфрактан  тукландыру  белән бергә  яклау  чараларын   күрү дә  кздә тотыла.    «Нәтиҗә  өчен  яфрактан  тукландыру кимендә  3 мәртәбә, хәтта  4 мәртәбә  булырга  тиеш.  Соңгы  елларда без  бу  агроалымнарның  яхшы  икътисадый нәтиҗәсен күрәбез», - диде министр.

Тагын бер  мөһим резерв – үсемлекләргә сиптерелә торган  су,  күп очракта  ул  тиешле  әзерлексез, файдалану  өчен яраксыз була.   Хәзер урыннарда    эретмә ясаганда  суның  температурасын, катылыгын һәм әчелеген алдан  әзерли  торган  100ләп стационар җайланма урнаштырдык, аларның  хакы   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  республика  бюджетыннан  кайтарыла.  «Шундый  ярдәм  белән  дә  кайбер  районнар бер  җайланма да  урнаштыра алмадылар.   Бу гади ысулны  кулланып,  без  өстәмә  рәвештә  500 мең  тоннага кадәр  ашлык  ала алабыз. Хөрмәтле башлыклар һәм хуҗалыклар  җитәкчеләре, моны  күңелегезгә салып куюыгызны  сорыйм!», - дип,  мөрәҗәгать итте  катнашучыларга  Премьер-министр урынбасары. 

Ул  шулай  ук  бу  елдан  гектарлап  ярдәм  итү кертелүе  турында  әйтте. Ул 2  өлешкә  бүленә. Компенсация   буенча  шартлар  үзгәрми, ә яңа  юнәлеш -  кызыксындыру буенча  - мәйданнарны  арттыруга  һәм бөртекле,  кузаклы  культураларның  тулаем җыемын арттыруга  ярдәм; күпьеллык   үләннәр буенча  ярдәм  карала.    

2020 елдан  әче туфракны  известьлауга  федераль ярдәм  дә  карала.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  90% чыгымнар каплана. Быел  80 мең га җирне известьлау планлаштырыла, бу  2019 елдагыдан 40%ка күбрәк, ә   2024 елга  100 мең гектарга  кадәр җиткерү  исәптә тотыла. Бу шулай  ук  чәчүлекләрнең торышын  һәм   продуктивлыгын  яхшыртачак.

Моннан тыш,  1 гыйнвардан «Органик  продукция турында» ФЗ-280 номерлы  Федераль  закон гамәлгә керде.   Республика пилот мәйданчыкларның  берсе  булып  эш  итә.  Бу  юнәлештә  эш  башлаучы  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  бар да  инде.   Быел Министрлык  тарафыннан  аларга  күчеш этабында  ярдәм  итү механизмы  эшләнәчәк.    

Үсемлекчелек блогына  караган  мәсьәләләрне  тәмамлап, Марат Җәббаров район башлыкларына якындагы  көннәрдә  чәчү  буенча эш  планнарын эшләп бетерүгә игътибар итәргә кушты.  «Быел  без  планнарның   һәм  югарыда  саналган  нормаларның  үтәлешенә контрольне арттырачакбыз», - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International