Татарстан сөт буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче урында тора һәм Россия буенча гомуми күләмнең 6%ын җитештерә

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бу хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров 12 февральдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясе  барышында  хәбәр итте.  

2019 ел  йомгаклары  буенча  барлык  хуҗалыклар  буенча  сөт  җитештерү    1 млн 893 мең тонна  тәшкил итте,  шул исәптән авыл  хуҗалыгы  оешмаларында   -1 млн 350 мең тонна,  бер  сыердан -  5842 кг сөт. 

Сөт күләмнәре   буенча    Кукмара районы иң алда  бара - 100 мең тн, аннан кала Балтач - 88 мең тн  һәм  Әтнә  районы - 81 мең тонна. Алар  республика сөтенеең 20%ын  диярлек  җитештерәләр,  барлык  сыерлар саныннан 14%ы  аларда.  

2020  елның 30 гыйнварында  Кукмара  районы  хезмәтчәннәре  республика тарихында  беренче булып  тәүлеклек  савымны  300 тоннадан  арттырып җибәрделәр.  Бу  илнең барлык муниципаль районнары  арасында  иэ югары  күрсәткеч, һәм алар  моның  белән  генә  тукталып калырга  җыенмыйлар.     

Марат Җәббаров кичә  Татарстан  Республикасы  Президенты тарафыннан  Кукмара  районына  бу  казанышлары  өчен  “Татарстан  Республикасы алдындагы  казанышлар өчен” Ордены  тапшырылуы  турында  әйтеп  узды.    Орленга  алдагы  югары  чик  - тәүлеккә  400 тн сөт. 

«Без бер  урында  таптанмыйбыз.  35,5 мең баш сыерга  исәпләнгән 40тан  артык   инвестпроект эштә, бу  инде  елга  өстә рәвештә   150 мең тн сөт һәм бу  инде  башка  икътисад.  Ә монда  резервлар  җитәрлек.  Россия  Федерациясе  субъектлары  арасында барлык  категория  хуҗалыклар буенча   без   беренче  урында  тора һәм Россия буенча  гомуми сөт күләменең  6%ын  җитештерәбез», - дип сөйләде  вице-премьер.

Тере  үлчәмдә  терлек  һәм кош-корт 517 мең тоннага  якын  җитештерелгән – Россия  Федерациясендә 8 урын. Биредә  кошчылыктан  күпчелек  өлеш керә.    Кош итен  Чаллы Бройлер  һәм  Ак Барс холдинг кебек  эре  комплекслар  җитештерә.  Алар республика буенча  барлык  күләмнең    90%ын җитештерәләр һәм динамика яхшы. Фермерлар  шулай  ук  кошчылыкны  актив  үстерәләр.  

Дуңгызчылык буенча 5 эре предприятие эшли:   Камский Бекон, Авангард, ТатМитАгро, Феникс һәм Ялтау А/Ф, аларда   86 мең тоннага  якын дуңгыз  ите  җитештерелә  (ТР күләменең 93%ы).

Республикада шулай  ук  сарык  үрчетү  буенча  нәсел базасы  саклана, бу   –  3,5 мең сарык. Узган  елда ике  сарык  үрчетү  комплексы  төзелә  башлады: Әлмәттән Заикина КФХсы - 500 баш  сарыкка, Алабугадан   Фалалеева  КФХсы - 2100 башка. 

Ат үрчетүдә дә  селекция  уңышлары  бар. 2019 елның  6 февралендә селекция  казанышларының дәүләт  реестрында «Татар аты» токымлы атларга  патент теркәлде. Авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  токымны  алга  таба  үстерү  өчен бияләр сатып  алуга  5  млн. сум  күләмендә  субсидияләр  каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International