Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү чараларын башлауга старт бирелде. Безнең Министрлык та үзенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә. 21920 елның 7 маенда Игенчелек буенча халык комиссариаты төзелә. Министрлык ел дәвамында авыл хуҗалыгының барлык ветераннарын котлауны планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 12 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
Агросәнәгать форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстан авыл хуҗалыгының 100 еллык тарихына багышланган күргәзмә ачылды. Экспозиция стендлары республика халкына авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең республика тарихында нинди зур әһәмияткә ия булганын искә төшерә.
Экспозиция күмәкләштереү чорларыннан башлана. Бу вакытта Татарстанда Игенчелек һәм азык-төлек буенча халык комиссариаты вәкилләре трышлыгы белән 500 мең аерым хуҗалыклардан 3900ләп күмәк хуҗалык (колхоз) оештырыла. 1932-1933 елларда хуҗалыкларны механикалаштыру нәтиҗәсендә республика игенчеләре мул уңыш җыялар. 1933 елның маенда СССР үзәк Башкарма Комтеты рәисе М.И. Калинин иң яхшы 26 колхозны машиналар һәм тракторлар белән бүләкли. Ә 1934 елда Татарстан «Төп авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруда, колхоз һәм совхозларны ныгытуда һәм йөкләмәләрне үтәүдә ирешкән уңышлар өчен” беренчеләрдән булып Ленин Ордены белән бүләкләнде.
“БАРЫСЫ ДА ФРОНТ ӨЧЕН! БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН!” - «ВСЕ ДЛЯ ФРОНТА! ВСЕ ДЛЯ ПОБЕДЫ!» стенды авыр 1941-1945 сугыш еллары турында сөйли. Фронтка Татарстаннан атларның 20%ы, трактор һәм автомобильләрнең 80%ы, шулай ук 200 млн пот сөт, 131 мең пот ашлык, 59 млн пот ит, 39 млн пот бәрәңге һәм башка продуктлар җибәрелгән.
Республиканың сугыштан соңгы торгызу чорын күргәзмәнең алдагы “Күтәрелеш чоры” («На новом подъеме») стендында күрәбез. 1945-1960 елларда югары белемле белгечләр кайта башлый. Колхозларда сыерлар саву да механикалаштырыла. Шул чорда Теләче районының Үзәк авылында сыер савучы Гөлбикә Кәримова 1968 елда 1 сыердан 5549 кг сөт сава. 1971 елда ул Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була һәм Ленин ордены белән бүләкләнә. Шул ук чорда механизаторлар һәм терлекчеләр саны буенча ТАССР күп кенә Союздаш Республикаларны да узып китә.
Экспозициядә шулай ук 1980-2000 елларга да урын бирелгән: үзгәреш, агросәнәгатьнең таркалуы, 90нчы еллар, хәерчелек, бөлгенлек. Ул елларда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән Татарстан колхоз һәм совхозларны саклап кала алган бик аз республикаларның берсе була.
Иң соңгы “Үзгәртеп кору” («Прорыв») стендында 21 гасыр тарихы чагылдырылган. Халык җирдән табыш күрә башлый, фермер хуҗалыклары барлыкка килә һәм эшкуарлык белән шөгыльләнү арта. 2008 елда республикада Татарстан тарихында бөртеклеләрдән рекордлы - 6 млн тонна уңыш җыела.
Татарстанның 100 еллык тарихында лаеклы урын алган 100 легендар шәхес турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Хезмәт кешеләре дигән махсус рубрикасында укырга мөмкин.