Район хәбәрләре: Бөгелмә районында чәчүгә әзерлек №1

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмә районында җирле хуҗалыкларның 2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча киңәшмә узды. Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов үткәрде.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев бөртекле культуралар мәйданнарының 10087 гектарга кадәр артуын һәм чиста пар мәйданнарының 3448 гектарга кадәр кимүен, азык культуралары мәйданының шартлыча 1 баш эре мөгезле терлек өчен каралган нормативка җиткерелүен билгеләп үтте.

Бүгенге көндә Бөгелмә районында техниканы ремонтлау төгәлләнеп килә, минераль ашламалар кайтарыла. Киңәшмә барышында шундый бурыч куелды – чәчүдә районлаштырылган орлыклар кулланырга һәм 1 гектарга 70 кг-га кадәр минераль ашламалар кертергә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре язгы кыр эшләренә әзерлек, орлыклар белән тәэмин ителеш, ягулык-майлау материаллары, тупланган ашламалар күләме, чәчү мәйданчыклары структурасы, үсемлекләрне яклау чаралары, шулай ук техниканың торышы һәм финанс ресурслары белән тәэмин ителеш турында сөйләделәр.

Тәлгать Таһирҗанов районның профильле уку йортларыннан яшь белгечләрне җәлеп итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының язгы кыр эшләрен сыйфатлы үткәрүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чаралары, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга тотылган чыгымнарны кайтару шартлары һәм сроклары белән таныштырды.

Бөгелмә районы аграрийларын чәчүгә әзерләнү эшләрен кыска срокларда төгәлләргә өндәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International