Марат Җәббаров: районнар арасында кече хуҗалыклар белән эшләү буенча рейтинг төзелде - Буа, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары үз күрсәткечләрен шактый яхшырттылар

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Республикада  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре буенча  зона семинарлары  башланды.    Фермерлар белән беренче очрашу  бүген  Чүпрәле  районында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында  узды.    

Утырышны  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат  Әхмәтов үткәрде.   Кече хуҗалыкларны, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны үстерүгә  ярдәм  итү мәсьәләләре хакында  фикер алышуда   аграр  сектор  башлыклары, 9 муниципаль район җитәкчеләре, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  депутатлары, шулай  ук  республика министрлыклары  һәм ведомстволарының  җаварлы  хезмәткәрләре катнашты.       

Авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча  зона  семинар-киңәшмәләре   2010 елдан  бирле  үткәрелә.  Быел  “түгәрәк өстәлләр”  форматында “Авыл территорияләрен  комплекслы  үстерү” дәүләт  программасын   гамәлгә ашыру  механизмнары, авыл  хуҗалыгында  кече  хуҗалыкларга  дәүләт ярдәме чараларын  һәм авылда  эшкуарлыкны  үстерүнең  заманча  алымнарын  камилләштерү мәсьәләләре карала.   

 Зона  семинарлары, Чүпрәле районыннан тыш, Түбән Кама, Саба, Бөгелмә  районнарында узачак.    

Очрашуны  ачып, Марат  Әхмәтов  республика законнарын  үзгәртү буенча, авыл  хуҗалыгы  тармагын үстерү өчен  өстәмә  чаралар  эшләү буенча      конкрет тәкъдимнәр кабул  ителә торган  мондый  семинар-киңәшмәләрнең мөһимлеген  билгеләп  үтте. Авыл  кешеләренең  социаль активлыгын  арттыруга  игътибар итәргә кирәк,  диде  ул.    

Дәүләт Советы  Рәисе урынбасары  билгеләп  үткәнчә, 13 илкүләм  проект буенча  киң клүмле  эш алып барыла.  Узган  ел  аларны  гамәлгә ашыру  өчен   27,2 миллиард сум  акча  бүлеп бирелгән, шул  исәптән   19,8 миллиард  сум -     федераль  бюджеттан.   2020-2022 елларда  тагын    69 миллиард сум  бирү кздә тотыла    (43,7 миллиард  сум федераль үзәктән). Дәүләт Советы  өчен  бу  аеруча  мөһим  игътибар итү һәм депутатлар  корпусы  өчен  җаваплылык  объекты булып  тора, диде  Марат  Әхмәтов.   

 Чүпрәле  районы  башлыгы    Марат Гафаров үз чыгышында  кече  хуҗалыкларның  азык-төлек  иминлеген  тәэмин  итүгә, авылда  халыкны  эш белән тәэмин итүгә, авыл  территорияләрен  үстерүгә   керткән өлешләрен  билгеләп  үтте.   Районда   100дән артык   крестьян-фермер хуҗалыгы,   7,8 меңнән артык  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар бар. 

"Фермер хуҗалыкларына  килгәндә,  аларның  аграр  секторны  үстерүгә керткән өлешләре  елдан-ел арта.    Алар  районда  барлык  чәчүлек  мәйданнарының    25 процентын  эшкәртәләр. Хуҗалыкларда   1019 баш  эре  мөгезле  терлек бар.  Фермерлар  тарафыннан   2,5 мең тонны  сөт җитештерелгән, бу  барлык  күләмнең     9,8 процентын  тәшкил  итә", - диде  ул.

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  үз чыгышында  2020 елда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен җитештерү күләмен  5%ка арттыру бурычы  куелганын  искә  төшерде, монда  кече хуҗалыкларның  өчеше   50 процент тәшкил  итә.   Куелган  бурычны  үтәү өчен  дәүләт программасында  барлык  ярдәм  чаралары  каралган.   Шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм  итүдә документларны  гадиләштерүгә кагылышлы  тәкъдимнәр дә исәпкә алынган.   Узган ел  савым сыерлары санын  саклап  калуга  ярдәм  белән  ветеринария  хезмәтләре  күрсәтү  берләштерелгән иде, быелгы  елдан  бияләргә  азык сатып алуга  каралган  түләү аларны  тотуга  ярдәм  белән алыштырылды.  

Халык аеруча  актив  катанаша  торган  программалардан  кече  фермалар  төзү программасы  санала.    2015 елдан  бирле  бу   программа  нигезендә   сыерлар саны   5 мең башка артты.  Мәс., Чүпрәле  районының Олы   Чынлы авылыннан  Әмирханов Ринат,  10 баш  сыер тотып,   2019 елда  кече  ферма төзеде,  400 мең сум  субсидия  алды. Ә хәзер  аның  хуҗалыгында   20 баш  сыер һәм 13 баш  яшь терлек исәпләнә, еллык  кереме  икеләтә артты һәм ул     1,3 млн сумнан  артып китте. 

Министр районнар арасында  кече  хуҗалыклар  белән эшләү буенча  рейтинг төзелүе турында  да  әйтте.   Бу зонада үз күрсәткечләрен     Буа, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары шактыйга  арттырганнар. Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын төзү буенча  эш актив алып барыла.     

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы   2020-2025 елларга  “Авыл территорияләрен  комплекслы  үстерү” буенча  яңа  дәүләт программасының  раслануы һәм авылда  торак шартларын  яхшырту  буенча  түбәдәге яңа  юнәлешләрнең  барлыкка килүе  турында  сөйләде:

- 3%ка кадәр ставка белән  3 млн. сумга  кадәр 25 елга    ташламалы  ипотека кредиты;

- торак йортларны  ремонтлауга һәм инженерлык  челтәрләре белән тәэмин итүгә 5 елга  кадәр 5%ка кадәрге ставка белән  250 мең  сумга  кадәр  кулланучылар  кредиты; 

- авыл  территорияләрендә яшәүче гражданнарга  торак яллау  шартнамәсе  буенча  бирелә торган  торак  төзү.

Тагын  бер  юнәлеш   - «Авыл территорияләренең  заманча  күренеше» ведомство максатчан  программасы, анда  социаль һәм мәдәният  өлкәсендәге объектларны  төзү, реконструкцияләү, капиталь  ремонтлау, шулай  ук      су  бирү системаларын һәм чистарту  корылмаларын, урам яктырту челтәрләрен,  «Интернет» челтәренә керү линияләрен төзү каралган.  

Утырыш  барышында  шулай  ук “түгәрәк өстәлләр”   модераторлары,    фермер хуҗалыклары, кооперативлар  җитәкчеләре  чыгышлар  ясадылар.   Барлык  яңгыраган  тәкъдимнәр анализланачак һәм борчый  торган  мәсьәләләрне җентекләп карау  өчен  җаваплы  структураларга  җибәреләчәк.   

Чара  азагында  Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 75 еллыгы  уңаеннан  тыл  хезмәтчәннәренә    юбилей медальләре  тапшырылды. Шулай  ук  “Иң яхшы  авыл  җирлеге”, “Иң яхшы  шәхси  ярдәмче хуҗалык” һәм “Иң яхшы   гаилә фермасы» номинацияләре  буенча  авыл  җирлекләре  арасында  ел  саен уздырыла  торган  республика конкурсында  җиңүчеләр бүләкләнде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International