Марат Әхмәтов республиканың Спас районында кырлар торышын бәяләде

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында булып кайтты. Министр район кырларының торышын бәяләде һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу Балымер авылы янындагы кырларда узды.

Район башлыгы Камил Нугаев авыл хуҗалыгындагы эшләр, терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм урып-җыюга әзерлек эшләре турында сөйләде. «Ел җиңел түгел, – диде Камил Нугаев. – Салкын һәм яңгырлы җәй аркасында урып-җыю эшләре соңарды».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов алдагы урып-җыю кампаниясенең бурычлары турында сөйләде. «Узган ел бу вакытка 800 мең тонна икмәк җыелган иде инде, – диде ул. – Һава шартларына карамастан, быелгы уңыш начар түгел. Әмма урып-җыю җиңел булмасын без барыбыз да яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә элеваторлар ашлык кабул итүгә яхшы әзерләнергә тиеш. Башка ашлык киптерү агрегатларын да әзерләп куярга кирәк».

Очрашу азагында Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләренең сорауларына җаваплар бирде, сораулар күбрәк дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыруга, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар сатып алуга кагылышлы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International