Авыл хуҗалыгы бигеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль мәгълүмат системасы булдыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Авыл хуҗалыгы бигеләнешендәге җирләр турында бердәм федераль мәгълүмат системасы булдыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе төбәкләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКны үстерү һәм дәүләт мәгълүмат ресурслары белән идарә итү департаменты директоры Игорь Козубенко үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, «Татарский» «ЦАС» ФДБУ, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының РИВЦ” ДУП белгечләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар төбәкләрдәге авыл хуҗалыгы җирләренең мониторингы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Аналитик үзәгенең мәгълүмат базасын тулыландыру турында фикер алыштылар.

«Бу юнәлештә эшне җиңеләйтү өчен белгечләр өчен онлайн-семинарлар оештырырга кирәк», – дип ассызыклады Игорь Козубенко.

Киңәшмәдә каралган икенче мәсьәлә – терлекләрне идентификацияләү һәм маркировкалау эшләрен уздыруга әзерләнү мәсьәләсе булды. Һәр авыл хуҗалыгы терлегенә хәрефле-санлы уникаль идентификация номеры биреләчәк, ул Ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт системасында (ФГИС) теркәләчәк. Системага шулай ук терлекнең биологик төре, аның токымы, җенесе, туган датасы, Россия Федерациясенә керетлгән датасы, аның вакцинацияләре кебек белешмәләр һәм башка тасвирламалар кертелә. Терлекләрне ихтыярый рәвештә идентификацияләү, маркировкалау һәм исәпкә алу 2018 елның 1 гыйнварыннан башлана, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри тәртиптә гамәлгә ашырылачак.

Игорь Козубенко АПК идарәсенең төбәк органнары белгечләреннән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең исемлекләрен бирүләрен сорады һәм терлекләрне исәпкә алу эшен уздыру буенча проблемалы мизгелләрне билгеләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International