Марат Әхмәтов Татарстанның Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары кырларының торышы белән танышты

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Баулы һәм Ютазы муниципаль районнарында булды.

Баулы районында министр, кырлар өстеннән әйләнеп узганнан соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХлар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу «Бәкер» КФХ кырында узды.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин терлекләргә азык әзерләүнең һәм урып-җыюга әзерлекнең барышы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов район игенчеләрен алдагы урып-җыю кампаниясенә җитди карарга өндәде. «Урып-җыю эшләре җиңел булмаячак, – дип ассызыклады ул. – Ашлыкны киптерү һәм эшкәртү мөһим роль уйнаячак. Әлбәттә, техника әзерлегенең һәм эшне оештыруның ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуы да бик мөһим».

Очрашу азагында Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләренең сорауларына җаваплар бирде, сорауларның күпчелеге авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуны субсидияләү, ашлыкка бәяләр турында булды.

Ютазы районында министр, кырлар өстеннән очып узганнан соң, авыл җирлекләре башлыклары һәм АПК оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу барышында дәүләт ярдәме чараларының гамәлгә ашырылуы, машина-трактор паркын яңарту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Марат Әхмәтов район кырларының торышын уңай бәяләде һәм игенчеләргә уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International