ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Республикасының Сурхандәрья өлкәсенә килде. Термез шәһәренең халыкара аэропортында аны өлкә Хакиме Олугбәк Косимов каршы алды. эшлекле сәфәрдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнаша.
 

2024 елның 15 - 26 мартында Балтач, Арча, Зеленодольск  һәм Теләче муниципаль районнарында муниципаль район башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәләре башлыклары, консультантлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария лабораторияләре мөдирләре, «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»   ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы вәкилләре, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты” ҖЧҖ директоры, район умартачылар оешмасы рәисе, агрономнар, умартачылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре   катнашында умартачылык мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды.   
 


26
март, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында министрның  беренче  урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә «Алангрин  Сольволиз» ҖЧҖнең генераль  директоры Ренат Лотфуллин белән эшлекле  очрашу  узды.  
 


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

Павильонда, ачык асфальт мәйданчыкта һәм кыр форматында киң экспозицияле мәйданчык буларак үзен таныткан  «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе быел 2024 елның 3-5 июлендә узачак.  
 


22
март, 2024 ел
җомга

Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә игенчелекнең туфракны саклау буенча агроландшафт системалары проектларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары җитәкчеләре белән шәхси очрашулар узды.  
 


21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россельхозбанкның Татарстан филиалы автомобиль транспортында, коммуналь һәм авыл хуҗалыгы техникасында табигый газны куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән дәүләт проектын гамәлгә ашыруда катнаша. 
 


19
март, 2024 ел
сишәмбе

Россия  Федерациясе Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының  Х Пленумы узды. Көн тәртибендә берничә мөһим мәсьәлә, шул исәптән Республика һөнәр берлеге комитетының 2023 елдагы эшчәнлеге, Һөнәр берлеге  оешмаларын оештыру-кадрлар ягыннан ныгыту буенча һөнәр берлекләре   органнарының бурычлары, 2023 елда Һөнәр берлеге бюджетының үтәлеше турында хисап та  каралды.
 


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

Россельхозбанк яңа сервис эшләтә башлый, ул аграр белгечлекләр студентларына һөнәри максатларына ирешү өчен үз карьера планнарын төзергә ярдәм итә алачак. АПКда вакансияләр эзләү буенча «Я в Агро» платформасы аналитикларының тикшеренүләре буенча, карьера траекториясе хыял эшен эзләү нәтиҗәлелеген 30%ка арттыра.  
 

16 марттан республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Зеленодольск  районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә  традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
 


15
март, 2024 ел
җомга

Иртәгә, 16 мартта, Татарстанда авыл  хуҗалыгы  продукциясен һәм көндәлек азык-төлек  товарларын сату  буенча гадәттәге  ярминкәләр эшли башлый.   Продукцияне Татарстан муниципаль районнарыннан һәм республиканың  агросәнәгать комплексы оешмаларыннан китерәчәкләр. Казанда  сәүдәләр иртәнге 6:00 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр барачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International