Министрлык турында

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыра, агросәнәгать комплексына һәм азык-төлек белән тәэмин итүгә идарә итә

Министрлыкның төп бурычлары:

агросәнәгать комплексы системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү;

авыл хуҗалыгы продукциясенең, чималның һәм азык-төлекнең сыйфатын, конкурентлык сәләтен һәм иминлеген тәэмин итү;

●агросәнәгать комплексында дәүләт милкенә нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итү.

 

Министрлык түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыра:

●авыл хуҗалыгына идарә итүне, шул исәптән:

●авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә  идарә итүне;

авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү   өлкәсендә норматив-хокукый җайга салуны, норматив хокукый актларның үтәлүен тикшереп торуны;

Татарстан Республикасы милкенә кертелгән дәүләт мелиорация системаларына һәм аерым урнашкан гидротехник корылмаларга идарә итүне;

ветеринариягә идарә итүне;

 

●үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек итүне.

Соңгы яңарту: 2022 елның 23 марты, 17:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International