Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

2-17 елның 21 октябрендә “Зәй политехника көллияте” ДАҺБУ базасында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән 9 нчы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, «Татарстан” дәүләт теле-радио компаниясененнән Лилия Галимова, Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин һәм башкалар катнашты.

Искәртеп узабыз, ярышларда 30 яшькә кадәрге 15 комбайнчылар экипажы катнашты. Конкурс барышында алар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр һәм комбайннарны технологик яктан көйләү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.

Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынга Зәй муниципаль районыннан ”Зәй” агрофирмасы” Айнур һәм Артур экипажы лаек булды. 2 нче урынга Балтач районының «Венета» ҖЧҖеннән Рәлиф Ильясов чыкты, 3 нче урында – Актаныш районының “Саф” ҖЧҖеннән Ленар Батыров.

Ярышларда катнашучылар шулай ук номинацияләр буенча да бүләкләнделәр. 2017 елгы урып-җыю кампаниясендә «Иң яшь катнашучы» номинациясендә – КДАУ студенты һәм Әгерҗе муниципаль районының «Ак Барс-Әгерҗе» агрофирмасы” ҖЧҖ комбайнчысы Алексей Красильников, «Иң күп эш стажы» номинациясендә – Сарман муниципаль районының «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖеннән механизатор Рамил Агелтдинов, «Рекордлы суктыру» номинацясендә – Биектау муниципаль районының “Бөреле” ЯАҖеннән Газинур Хәбибуллин, «Иң яхшы практик күнекмәләр” номинацясендә – Арча муниципаль районының “Игенче” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Нияз Йосыфҗанов, «Иң яхшы теоретик белем” номинацясендә – – КДАУ студенты һәм Алексеевск районының «Алексеевское» НП комбайнчысы Петр Зайцев бүләкләргә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International