Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белгечләр комиссиясе 2018 елда районлаштыру өчен авыл хуҗалыгы культуралары сортларын билгеләделәр

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта районлаштыру өчен авыл хуҗалыгы культуралары сортларын билгеләү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә үтте.

Чарада «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «ТатНИИСХ» ФДБФУ директоры Марсель Таһиров, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «ТатНИИСХ» ФДБФУ галимнәре һәм селекционерлары, дәүләт сорт участоклары мөдирләре, агрохолдинглар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре катнашты.

Авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау турындагы хисап белән «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков чыгыш ясады. Ул көзге арыш, көзге һәм сабан бодае, солы, борчак һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау нәтиҗәләре турында сөйләде.

Виталий Новичков, Татарстанда дәүләт сорт участокларында ел саен 1500дән артык авыл хуҗалыгы сортлары үрнәкләре сынала. «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы эше йомгаклары буенча соңгы өч елда бөртекле һәм кузаклы культураларның 20 сорты районлаштырылды.

Комиссия утырышы йомгаклары буенча 2018 елда районлаштыруга түбәндәге сортлар тәкъдим ителә: «Базис», «Поэма», «Универсиада» көзге бодай сортлары, «Екатерина» сабан бодае сорты, «Памяти Чепелева» арпасы, «Варяг», «Крестьянка 2015» тары сортлары, «Танго», «Бабушка» бәрәңге сортлары.

Киңәшмә азагында Арча дәүләт сорт участогы мөдире Фәнис Зарипов «Атказанган сорт сынаучы” тамгасы белән бүләкләнде. Аңа бүләкне министр урынбасары Илдус Габдрахманов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International