Сарман аграр көллияте базасында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатының челтәр этабы башланды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Сарман аграр көллияте” ДАҺБУ базасында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының челтәр этабы башланды.

Ярышларда катнашучыларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, “Сарман аграр көллияте” ДАҺБУ директоры Зөбәер Агелтдинов һәм Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәүче белгече Наил Алиуллов котладылар.

Ярышларда 25 кеше катнаша – болар: көллият, техникумнар һәм Казан дәүләт аграр университеты студентлары. Яшь профессионаллар 5 модуль буенча конкурс биремнәрен башкарачаклар: «МТЗ-82» тракторындагы электр җайланмаларының техник төзексезлекләрен билгеләү һәм аларны төзәтү, «Джон Дир» тракторы двигателендәге газ бүлү механизмына техник хезмәт күрсәтү, ППР-120 «Пеликан» пресслау агрегатындагы төзексезлекләрне бетерү, аны комплектлау һәм көйләү, «Акрос-585» ашлык җыю комбайнындагы төзексезлекләрне бетерү һәм андагы ургычны көйләү, «МТЗ-82» тракторын фигуралы йөртү.

«Экспертлар буларак районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге, мәгариф оешмалары белгечләре эш итәләр, – дип сөйләде “Сарман аграр көллияте” ДАҺБУ укытучысы, әлеге компетенция буенча төбәк эксперты Илшат Гәрәев. – Ярышлар ике көн барачак. Егетләр моңа озак әзерләнделәр, хәзер алар үзләренең бөтен булган осталыкларын, сәләтләрен күрсәтергә тырышачаклар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International