Министрлыкта “Иң яхшы комбайнчы - 2017” конкурсында җиңүчеләрне котладылар

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Иң яхшы комбайнчы -2017” конкурсында җиңүчеләрне котладыларю Залда Татарстаның иң яхшы 200 механизаторы җыелды. Урып-җыюда ирешкән уңышлары өчен аларның һәркайсы 100әр мең премия белән бүләеләнде. Әлеге конкурс 3 августтан 25 сентябрьгә кадәр үткәрелде. Ярышларда ашлык җтыю комбайннарында һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче 1000гә якын механизатор катнашты. Конкурс шартлары буенча, техника, җитештерүчәнлегенә карап, 4 төркемгә бүленгән иде. Согласно Иң яхшы белгечләрне ачыклау өчен Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре республика районнарыннан һәркөнне белешмәләр җыйдылар.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады. «Татарстан тарихында төрле еллар булды, 2000-2009 еллар икмәкле еллар булган иде. 5әр миллион тонна ашлык җыйган идек, ә аннан соң безнең хыяллар хыял булып кына кала бирде. Быел безнең уртак тырышлык һәм климат шартлары аркасында барысы да үзгәрде», – диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, чәчүдә һәм авыл хуҗалыгы культураларын җыюда һәр елны 15 меңләп кеше катнаша. «Мин үзем дә, минем хезмәттшләр дә сезнең теләкләрне дә, эшнең авырлыгын да аңлыйбыз, 5 миллион тонна Татарстан икмәген җыеп алу өчен күпме тузан эчелгәндер, эйтеп-аңлатып та булмый, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, шәхсән үзем һәм Министрлык коллегиясе исеменнән сезне тынгысыз, авыр хезмәтегездә ирешкән уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Без сезнең белән көчле һәм сезнең белән горурланабыз. Сез – Татарстан җиңүчеләре, аның фидакарь икмәк җыючылары».

Аннары министр 2017 елгы урып-җыю алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Татар эстрадасы артистлары катнашында бәйрәм концерты да оештырылды.

Шуннан соң Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады. «Техника һәр елны камилләшә бара, искеләре урынына яңалары кайта. Безгә дә, заманнан калышмыйча, яңача эшләргә өйрәнергә, алга барырга кирәк, – диде ул. – Мин сезне лаеклы җиңү белән котлыйм. Сезгә исәнлек, тормышыгызда имнлек, киләчәктә дә зур уңышларга ирешүегезне телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International