Игенчеләр сарае мәйданчыгы каршында “Терлекчеләрдә кунакта” бәйрәме узды

2018 елның 5 гыйнвары, җомга

Бүген Игенчеләр сарае мәйданчыгы каршында “Терлекчеләрдә кунакта” бәйрәме узды. чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Айрат Гәрәев һәм Габделхак Мотыйгуллин, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ җитәкчесе Ришат Зарипов,, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм

Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, «РАЦИН» АҖ, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ һәм башкалар оештырды.

Бәйрәмдә чанада шуулар, атта йөрүләр, арканда тартышулар, шугалакта шуулар һәм башка кышкы уеннар оештырган иде. Кунакларга кайнар чәй, табан гын төшкән кайнар коймак, балык шулпасы, пылау да тәкъдим ителде. Казылык, ит, сыр әйберләре, кулдан эшләнгән әйберләр сатылды. Төрле лотереялар уйнатылды, конкурслар оештырылды. Җиңүчегә төп приз Буа районыннан алып килгән Бозау иде.

Аңа Казаннан укытучы Гөлназ Хәйруллина ия булды.

Шундый чара тагын шунда ук 7 гыйнварда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International