Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын язгы чәчүгә әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре тәмамланды

2018 елның 30 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының “Кичүчат” ҖЧҖ” АХ базасында авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләү мәсьәләләре буенча йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе узды. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр әлеге чаралар Кама Тамагы, Алабуга, Тукай муниципаль районнарында үткәрелде.

Семинар-киңәшмәдә 14 районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм механизация буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Чарада катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Ул районның агросәнәгать комплексы торышы, дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Чәчү кампаниясенә әзерлекнең барышы белән кыскача Әлмәт муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Наил Усманов таныштырды.

Аннары нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады. Ул республикада машина-трактор паркын яңарту мөмкинлекләре турында сөйләде. Шул исәптән ташламалы лизинг, ташламалы инвестиция кредитлары, «Росагролизинг» АҖ программасы, «1432» федераль программасы һәм башкаларны атап китте. Тәлгать Таһирҗанов тагын табигый газга күчерелгән машиналарны эксплуатацияләү һәм 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы турында сөйләде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 20 мартка Татарстанда тракторларның техник әзерлеге - 90%, чәчкечләрнең – 97%, чәчү комплексларының – 81%, культиваторларныкы – 96%, катнаш агрегатларныкы – 90%.

«Барлык туфрак эшкәртү комплексын һәм чәчү техникасын тулысынча кабул итү 9 апрельдән 13 апрельгә кадәр булачак», – диде Тәлгать Таһирҗанов.

Семинар-киңәшмәнең практик өлеше барышында катнашучылар “Кичүчат” ҖЧҖ” АХ машина-трактор паркын карадылар. Биредә алар техниканы ремонтлауның барышы белән таныштылар һәм аграр секторны ташламалы кредитлау программасы буенча һәм предприятиенең үз акчаларына алынган яңа машиналарны да күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International