Татарстанның Арча районыннан КФХ башлыгы эре мөгезле терлекләр санын арттырырга уйлый

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Татарстанның Арча районының Көтек авылыннан КФХ башлыгы Дамир Шакирҗанов эре мөгезле терлекләр санын арттырырга уйлый. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 160 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 75 савым сыеры. Һәркөнне 1 тоннадан артык сөт савыла. «Без “Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча конкурста катнашу өчен заявка бирдек. Грант алып, тагын 100 башка бина төзергә уйлыйбыз, – дип сөйләде Дамир Шакирҗанов. – Шул ук вакытта язгы чәчүгә дә әзерләнәбез. Безнең орлык материалы, минераль ашламалар җитәрлек. Техника әзер. Уңай һава торышы гына көтәбез».

Хәзер хуҗалыкта 8 кеше эшли. Дамир Шакирҗанов үз эшчәнлеген 2007 елда ук башлаган. «Мин Көтек авылында туып үстем, хезмәткә кече яшьтән үк ияләшкән мин. Хатыным Нурзилә башта кош-корт үстерде, үгезләр симертте. Аннары әкренләп матди-техник базаны яхшырттык һәм терлоекләр санын арттырдык. Дәүләт тармак программаларын гамәлгә ашыру зур ярдәм итте, – дип сөйләде авыл эшкуары. – Без республика, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтле.

«Мин озак еллар мәгариф системасынеда эшләдем, аннан 2012 елда киттем. Моңа үкенмим, дөрес юл сайладык дип уйлыйм, эшләр дә яхшы бара, – диде Нурзилә Шакирҗанова. – Улыбыз Надир – беренче ярдәмчебез. Язын тракторба эшли, көзен – комбайнда. Кызыбыз Дилә дә булыша, ул хәзер Казанда, киленебез Сәрия дә бик булыша. Без рәхәтләнеп эшлибез һәм яшибез. Барыбыз да бергә булганда, бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгуыбызга ышанып калам».

Надир Казан дәүләт аграр университетында агрономга укый. «Хәзер мин бишенче курста, – дип өстәде ул. – Хуҗалыкны тагын да камилләштерү буенча фикерләрем бик күп, әмма әлегә акча җитми әле. Әгәр без грант отсак, саву залы, чистарту системасы һәм хезмәткәрләр өчен ял бүлмәсе белән заманча сыер абзары төзергә уйлыйбыз. Терлекләр иректә тотылачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International