Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан Кооператив институты студентларын һәм мөгаллимнәрен Белем көне белән котлады

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Бүген   Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан  дәүләт  аграр   университетында һәм  Казан  Кооператив институтында Белем               көне   уңаеннан   тантаналы бәйрәмдә катнашты.

Казан кооператив институтының   беренче  курс  студентлары бүген «Корстон-Казан» Сәүдә-күңел ачу комплексында Белем көнен  бәйрәм итәргә җыелдылар.     Әлеге тантаналы чарада  мәртәбәле  кунаклар буларак Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  Татпотребсоюз идарәсе рәисе  Мәхмүт Фәттахов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф  һәм  инновацион технологияләр бүлеге башлыгы  Наил Хамидуллин  катнашты.

Студентлар кунакларны дәррау кул чабып каршы алдылар. Быел   Казан кооператив институтына көндезге бүлеккә генә дә меңнән артык студент укырга керде. Ректор  Алсу Нәбиева, студентларны котлап, аларның  талантлы,  уңышлы карьерага омтылучы яшьләр  булуын  билгеләп үтте.

Быелгы студентлар  арасында  – булачак икмәк пешерүчеләр һәм кооператорлар, аларның күбесе «Кооператив оешмалар икътисады» һәм  «Икмәк, макарон һәм  кондитер әйберләре  технологиясе» юнәлешләренең бюджет  урыннарына республиканың  муниципаль районнарыннан килгән яшьләр. Бу  проект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән партнерлык нәтиҗәсендә   барлыкка  килде. Авылда кадрлар булдыру   һәм   аларны  саклап   калу  максатында  мондый  дәүләти-хосусый    партнерлык Татарстан өчен генә  түгел, бөтен    Россия  өчен    уникаль  күренеш.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры   Марат Әхмәтов  студетларны   котлап, бүгенге  беренче  курс студентларының күпчелеген  укып бетергәннән соң авылда  күрергә теләгәнен  белдерде. 

Марат Әхмәтов   шулай  ук  Казан кооператив институтының  республикада  кооператив хәрәкәтен    үстерү буенча   башкара   торган  эшләрен дә   билгеләп  үтте һәм  тиздән йөзләгән актив,   эшлекле  кешеләрне берләштерә торган   берничә эре  кооператив барлыкка  киләчәгенә ышаныч  белдерде.   Тармак   үсешендә  кешеләр керткән   өлешнең мөһимлеген ассызыклап,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы  WorldSkills Russia-2018 илкүләм   финалында җиңүчеләргә Министрлыкның мактау грамоталарын тапшырды.

Студентлар үзләре Марат Әхмәтовка  «Кооперация   Чемпионы»  кубогын  тапшырдылар.

Казан дәүләт аграр университетында студентларны котлап, югары уку  йорты ректоры   Айрат Вәлиев  чыгыш ясады.  2018 елда Казан дәүләт аграр университетына  1199 студент укырга керде, шул исәптән  79 «целевиклар». Гомумән алганда югары  уку  йортында 5146 студент   укый. Университетта   388 хезмәткәр эшли, шул  исәптән 135 мөгаллим.

Үзенең  котлау чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  беренче курска   керүчеләрне  республика  агросәнәгать  комплексының торышы  белән    таныштырды. Ул  шулай ук яшь белгечләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтә торган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Аннрары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы  кыр  эшләрендә   актив катнашкан студентларга мактау грамоталары  һәм  рәхмәт  хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International