«Зөләйха күзләрен ача» фильмындагы төп героиня Кремльгә татар токымлы атта килә

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Бу  көннәрдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Гүзәл  Яхинаның  «Зөләйха күзләрен  ача»   әсәре  буенча     эшләнгән тарихи  фильмны  төшерүдә   катнаша.  

Мәсәлән,  18 февральдә  фильм  Казан  Кремле территориясендә  төшерелде.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  бирегә  12  ат  китерелде,  шулар арасында  татар токымлы  атлар  да  бар иде. Атлар  аларны  караучылар  (конюхлар) белән бергә  Арча    (Рамазанов И.З., Хәсәнов Х.Х.), Алексеевск  (Миндубаев М.В., Баһавиев Г.С.),  Балык  Бистәсе (Галиев Р.Г., Галиуллин Р.А.), Питрәч (Нуриев М.Н., Сабиров Р.Г.), Теләче (Хәмидуллин И.К., Халиуллин И.Г.) районнарыннан китерелде,  монда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  әйдәүче  киңәшчесе    Хәбибуллин А.Г. да  катнашты.  Барлык  катнашучылар  гримланган  һәм 30нчы  еллар  киемнәрендә иде.  

Шунысы  игътибарга  лаек,  фильмда  Зөләйха   Казан  Кремленә татар  токымлы  атта  килә.  Исегезгә төшерәбез,   республикада  татар  токымлы  атларны  яңарту  буенча  актив  эш алып  барыла.   Республика ат  үрчетүчеләре  Чыңгызхан  заманыннан  ук  тарихчыларга  мәгълүм  булган     атаклы  токымны  яңадан  торгыздылар.  Узган  ел азагында  ул  рәсми рәвештә  реестрга  кертелде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International