Министрлыкта Татарстан һәм Япония хезмәттәшлегенең перспективалары турында фикер алыштылар

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Бүген  Татарстанга  Япониядән JFR Co., Ltd компаниясе генераль директоры   Хироши Миязаки җитәкчелегендәге   делегация килде.   Игенчеләр  сараенда     делегация  вәкилләре  белән  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Николай Титов очрашты.

 Япония   делегациясе составында  эшлекле  очрашуда  шулай  ук  T.O World Food Japan компаниясе вәкиле Кодо Ниши,      T.O World Food компаниясе һәм Okitsumo Улас Сидар   компаниясе  вәкиле, шулай  ук  Calpis  компаниясе офисы Европа бүлекчәсенең  азык  өстәлмәләре  буенча   генераль   директоры    Нобумитцу Акаи катнаштылар. 

Очрашу  барышында  Николай Титов кунакларны  республиканың  агросәнәгать комплексы белән таныштырды,   Татарстанда  җитештерелә торган  продукцияне  экспортлауны  да  кертеп,  хезмәттәшлек  итү  өчен  бүгенге  көнгә  актуаль өлкәләргә игътибар  юнәлтте.  

«Бергәләп, сыйфатлы, экологик  чиста  продукция җитештерүне  тәэмин итү  һәм  Азия базарларына чыгару – үзара  хезмәттәшлек итү  өчен  перспективлар  юнәлешләр, – дип билгеләп  үтте  министрның  беренче  урынбасары. – Без бу  юнәлештә  эшләргә  әзер».

Очрашу  кысаларында  кошлар  өчен  антибиотикларсыз  пребиотик азык өстәлмәләрен  югарытехнологик  җитештерүне локализацияләү  проектын   Татарстанда   Calpis компаниясе тарафыннан  гамәлгә ашыру,    югары  сыйфатлы ит җитештерү һәм аны  экспортка чыгару өчен   кош-корт үстерү  буенча  уртак предприятие булдыру,    Татарстан  Республикасында  T.O World Food компаниясе белән  берлектә  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  агып  төшүче  суларны  чистарту   технологияләрен  гамәлгә кертү һәм  туфраксыз  экологик  чиста  продукция (яшелчә, яфраклы һәм чәчәк  культуралары) үстерү буенча  теплица  проектын  булдыру мәсьәләләре  турында  фикер алыштылар.  

Очрашу  ахырында  аеруча  перспектив  проектлар  турында  сөйләштеләр һәм алга  таба  эшлекле  мөнәсәбәтләрне  җайга  салу  хакында  фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International