Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Иран белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карый

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

24 апрельдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   Иранның  эре  компанияләренең  берсе  «Daric Investment Group» компаниясе рәисе  Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлаг  җитәкчелегендәге  Иран   делегациясе  белән  очрашты.  Рәсми  очрашуда  шулай  ук     Компаниянең, Министрлыкның  һәм   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  башка җаваплы  затлары  да  катнашты.  

Очрашу  барышында  Марат  Әхмәтов Татарстанның  агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре һәм хезмәттәшлек  өчен  мөмкин булган  юнәлешләр  турында  сөйләде.    «Татарстан  Республикасы сөт  җитештерү  буенча  Россиянең  эре  аграр  субъекты булып  тора. Россиядә  җитештерелә  торган  гомуми  сөт  күләменең  7%ын  безнең  республика  җитештерә.    Безгә  бу  продуктны    ислам  дөньясы  илләренә  экспортка чыгару  аеруча  мөһим», - дип  билгеләп  үтте ул.

Очрашу  барышында  яклар Татарстан  белән  Иранның  Татарстанда  агросәнәгать паркын  төзү, кәҗә  үрчетү  һәм балыкчылык  буенча  хезмәттәшлек  итү  мәсьәләләре  хакында  фикер алыштылар.  

«Без Сезнең белән  хезмәттәшлек  итү  өчен  ачык  һәм бу  безне кызыксындыра.    Төпле  карар  кабул  итү  өчен    Министрлык   Сезне  кызыксындырган теләсә  нинди  мәйданчыкны   күрсәтергә  һәм аның  турында  сөйләргә  әзер», - диде Марат  Әхмәтов, чыгышын тәмамлап.  

25 апрельдә    Иран  делегациясенең  Казанда  24-26  апрельдә  уза  торган    «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара  саммитында катнашуы,  шулай  ук   Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  белән  очрашуы  планлаштырылган.  

 

 Белешмә  өчен

Daric Investment Group — Иранның  эре    инвестиция   компанияләренең  берсе.   

Төзелү  датасы: 2001 ел.

Төзелү  максаты: илне сәнәгати  үстерүдә, яңа  эш урыннары  булдыруда һәм кадрлар  әзерләүдә    катнашу.

Компания тулысынча  хосусый  инвестицияләр  нигезендә  гамәлгә куелган.  

Хәзерге  вакытта  төркем  Иранның  төньяк-көнбатышында  иң эре  һәм  уңышлы  компанияләреннән  санала һәм  ул  25тән артык  компанияне  һәм фабриканы  үз  эченә  ала.    Төркем    авиация, металлургия, тау эше, төзелеш, машина  төзелеше,   спорт, мәгариф кебек  тармаклар буенча  эшли.  Компания   Россия - Иран   хезмәттәшлеген киңәйтүгә, шул  исәптән АПК өлкәсен дә, зур  игътибар бирә.   

Аның хуҗасы  һәм рәисе: Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлаг. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International