Зәй районында көзге бодайны урып-җыюга керешәләр

2019 елның 23 июле, сишәмбе

22 июльдә Зәй  районында  28  гектар  «Скипетр» көзге  бодай  кишәрлегендә  беренче  урып-җыюны  сынап  карадылар.    119 тонна  ашлык  суктырылды  инде.  Контроль  суктырудан  күренгәнчә,  уңдырышлылык  -  42,5 ц/га.

«Бу зонада  яңгырлар  азрак булды,  явым-төшем  нормадан  кимрәк  булганга,  бодай  иртәршәк  өлгерде,  әмма  уңыш  көтелгәнчә  үк  югары  түгел.   Соңрак  өлгерә  торган  зоналарда  уңыш бер  гектарлан  50    центнердан  артык  булыр  дип  көтелә.  Югалтулар юк.  Бүген  төштән соң,  дымлылык  кимегәч, район  кырларына     19 комбайн чыгарырга  һәм  чынлап  торып  көзге  бодайны  җыюга  керешергә  уйлыйбыз», - дип,  үз  фикерләре  белән  бүлеште  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе     Фәргать Камалиев.

«Район  буенча  16  мең  гектарлап көзге  бодай  һәм 16 мең  гектардан  артык  арпа  җыеп  аласы  була, – дип  ассызыклады   Фәргать Камалиев. - Техника вакытында  ремонтланды һәм урып-җыю  кампаниясенә  әзер».

11 июльдә  Зәй  районында  гадәттәге  комбайннар парады  узды, район  башлыгы    Рәзиф Кәримов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  фән,  мәгариф  һәм   инновацион  технологияләр  бүлеге  башлыгы    Наил Хәмидуллин һәм  башка  җаваплы  затлар  катнашты.    Авыл  хуҗалыгы  оешмалары комбайннарының  герметиклыгы тикшерелде,  моның  өчен  игенне  контроль  суктырып  карадылар.   Барлык  техника  да  урып-җыю кампаниясен  башлап  җибәрергә  әзер дип  табылды,  хезмәтне  саклау  таләпләре  үтәлешенә  аерым  игътибар булды.   Моннан  тыш,  быел  техника  паркы  15  яңа  комбайн  белән  тулыландырылды,  алар да  урып-җыюга  чыгачак.    

«Бүген  шулай  ук  техника суктырылганнны  җыюга  чыгачак. Ял  көне   103 га мәйданда    “Альмира” сортлы  көзге  аерым урып-җыю      технологиясе  буенча  суктырылган  иде.  Районда  әлегә  ике   – “Зәй” һәм “Зәй  шикәре” агрофирмаларында  урып-җыюга  керешәләр”, - дип  сөйләде   Фәргать Камалиев.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International