Бүген «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Умартачылыкны үстерүнең һәм аның иминлеген стратегик хәл итүнең актуаль мәсьәләләре» темасына умартачыларның Татарстан форумы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Титов, «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры Фәиз Динмөхәммәтов һәм башка затлар катнашты.
Катнашучылар өчен умартачылык өчен кирәк-яракларын сату-күргәзмәсе оештырылган иде. Биредә тармак яңалыклары белән дә таныршырга мөмкин булды.
Сәламләү сүзе белән Ленар Гарипов чыгыш ясады.
«Хөрмәтле умартачылар, мин сезне биредә күрүемә бик шат. Күптән түгел, моннан 10 көн элек, без бик әйбәт уку оештырган идек. Анда умартачылыкның актуаль мәсьәләләре каралды. Мин бал фестивалендә катнашучыларга да зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, умартачылар, бернинди кынлыкларга крамастан, үз эшләрен дәвам итәләр», – министр урынбасары.
Утырышның пленар өлешен Фәиз Динмөхәммәтов ачты.
«Форум йомгаклары буенча республикабыз территориясендә тармак үсешен күрәсе килә. 2019 елда Татарстан территориясендә 14713 умарта оясы теркәлгән, барлык җитештерелгән бал 90941 ц тәшкил итә», – диде эксперт.
Ул умартачылар өчен федераль һәм республика дәрәҗәсендәге ярдәм чаралары турында сөйләде, шулай ук «Татарстан муниципаль районнарында умартачылыкларны урнаштыру һәм умарта оялары буенча геокүрсәткеч» мәгълүмат системасы эшен анонслады.
Аннары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев рассказал бал кортларын паспортлаштыру тәртибе турында сөйләде.
Кагыйдәләр буенча, умартачы, районда Дәүләт ветеринария идарәсенә килеп, документ алу өчен гариза язарга, ветеринария табибын ветеринария-санитария тикшерүен уздыру өчен чакырырга. Ветеринария табибының һәм районның баш умартачысының имзасын алырга тиеш. Паспорт бәясе 160 сум тора.
Форум үз эшен иртәгә (22 февральдә) 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр дәвам итә, адрес: Оренбур тракты, 8б – («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ).