Марат Җәббаров: сөт терлекчелегенә мөнәсәбәтне үзгәртергә вакыт җитте, сөтнең табышлылыгын арттыру өчен безгә аның продуктивлылыгын күтәрергә кирәк

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Югары Ослан районына эш сәфәре белән килде. Аның белән бергә район башлыгы Марат Зыятдинов йөрде.

Сәфәр барышында Марат Җәббаров Ямбулат авылында «Заря» агрофирмасының эше белән танышты. Хуҗалык терлекчелек, үсемлекчелек белән һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнә. Биредә 150 гектар мәйданда күпьеллык үсентеләр үстерелә, 1000 тоннага җиләк-җимешсаклагыч төзелгән. Быел федераль программа кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә, тамчылы сугару өчен заманча җайланмалар кулланып, интенсив технология буенча 11 гектарда алма бакчасына күпьеллык үсентеләр утырту планлаштырыла. Хәзер мелиорация программалары буенча гидро-техник корылма төзелә. Бу үсентеләр чынлап торып 4-5 елдан алма бирә башлаячаклар.

Машина-трактор паркының да язгы кыр эшләренә 100% әзер булуы билгеләнде.

Аннары баланс комиссиясе составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Югары Ослан районында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2020 елгы язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнарын кабул итүдә катнашты.

«Районның киләчәге алдынгы яңа технологияләрне гамәлгә кертүгә бәйле. Югары технологияле комплекслар, азык әзерләү үзәкләре төзергә кирәк, хайваннарны карау, тукландыру программаларын гамәлгә ашырырга кирәк. Бу яктан район күрше: Тәтеш, Буа, Апас районнарыннан калыша», – диде Марат Җәббаров.

Вице-премьер, «Заря» АФ ҖЧҖендә (2019 елда продуктивлык – 3680 кг), «Верхнеуслонская» АФ ҖЧҖендә (2019 елда продуктивлык – 2837 кг), «КВ Агро» АҖендә (2019 елда продуктивлык – 5449 кг) ачылмаган резервлар зур, дип билгеләп үтте. Агрофирмаларны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә кискен тора.

«Сөт терлекчелегенә мөнәсәбәтне үзгәртергә вакыт җитте. Сөтнең табышлылыгын арттыру өчен безгә аның продуктивлыгын күтәрергә кирәклеген онытмаска кирәк. Ә моңа бары тик терлекләрне баланслы продуктив тукландыру, яңа алдынгы технологияләр кертү юлы белән генә ирешергә мөмкин», – дип ассызыклады министр.

Марат Җәббаров шулай ук районда файдаланылмый торган җирләр милекчеләрен административ җаваплылыкка җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International