Илкүләм проект кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Әлки районыннан фермер студент елларындагы хыялын тормышка ашыра алган

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Быел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эш эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан дәүләт ярдәме алган 162 мөрәҗәгать итүче ат үрчетү һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр, товар балыгы үстерәләр, шулай ук ит, сөт терлекчелеге юнәлешендә эшлиләр.

Әлки районыннан Адел Хәмитов та соңгы юнәлешне сайлады. Аның 45 сыерга исәпләнгән сөт юнәлеше буенча проекты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хупланды һәм ул 4,997 миллион сум күләмендә ярдәм алды.

“«Агростартап» проекты турында Казан дәүләт аграр университетында укыган чакта белгән идем. Программаның мөмкинлекләре белән кызыксындым һәм миндә үз эшемне ачу фикере туды. Университетны тәмамлагач, үзебезгә кайтып, «Яшь көч» хуҗалыгында икътисадчы булып эшли башладым. Авыл хуҗалыгында бераз тәҗрибә туплап, «Агростартап» бәйгесендә катнашырга булдым, - дип, искә ала фермер.

Программада катнашкан вакытта Югары Әлки авылында ферма бинасы төзелгән һәм анда саву җайланмалары урнаштырылган булган инде. Грант акчасына Әдел Хәмитов Удмуртиядән голштино-фриз токымлы 45 тана сатып алырга уйлый.

“Мондый токымлы сыерлар көнгә 30 литрдан артык сөт бирә. Продукцияне эшкуар Дамир Шәйхетдиновның әзерләү пунктына тапшырырга уйлыйбыз” – дип, планнары белән уртаклашты Адел Хәмитов.

Бүгенге көндә хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү бара: 500 түк печән һәм 550 тонна сенаж кайтарылган инде. Фермерның планында - сөт җитештерүне елына 220 тоннага җиткерү һәм сыерлар санын 100 башка кадәр җиткерү.

«Мин авылны яратам. Кечкенәдән әтигә булышам, шуңа күрә миңа авыл хезмәте таныш. Хәзер авылда яшәү өчен бөтен шартлар һәм мөмкинлекләр бар. Дәүләт үз эшен башларга теләгән яшь белгечләргә төрле ярдәм күрсәтә. Яшьләр районда калсын иде - әйдәгез, туган ягыбызны бергә үстерик!» - ди Адел Хәмитов.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International