Җиләк-җимеш сезонының кызган чагы: Биектау районында карлыганны комбайн белән җыялар

2020 елның 7 августы, җомга

Биектау районының Ямаширмә авылында берничә атна инде кара карлыган җыялар.

Тимур Усманов җиләк культуралары үстерү белән 2015 елдан шөгыльләнә башлый. «Миңа карлыган үстерү ошый, аның агротехникасын аңлыйм. Карлыганның өч сортын үстерәбез — Бен Хопе, Бен Тиран, Тисел», — ди Тимур Усманов.

2016 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән КФХ башлыгы сугару эшләренә субсидия алды.

20 гектар мәйданда ул хәзер үк карлыган, кура җиләге һәм бөрлегән үстерә. Киләчәктә җиләк плантациясен киңәйтергә уйлый - киләсе елда фермер тагын 10 гектарда кара карлыган утыртуны планлаштыра.

 «Курант» җиләк-бал фермасында карлыганның беренче уңышын якын-тирә авылларда яшәүчеләр җыя, еш кына Казаннан киләләр. Биредә даими рәвештә 5 кеше эшли һәм сезонлы хезмәткәрләр җәлеп ителә.

Быел фермер ярымрәтле JAREK 5комбайны сатып алган. Көнгә мондый техника 5 гектар карлыганны эшкәртергә сәләтле, бу җиләкләрне мөмкин кадәр күбрәк җыярга мөмкинлек бирә.

Җыелган җиләкләрне хуҗалык Казан базарларында, челтәр кибетләрендә сата, шулай ук башка төбәкләргә дә җибәрә. Үстерелгән продукцияне эшкәртү дә оештырылган.

 «Курант» җиләк-бал фермасында җиләк сезонының иң кызган чагы. Берничә атнадан биредә кура җиләгенең ремонтант сорты өлгерә һәм ул  беренче кырулар төшкәнчегә кадәр булачак. Шулай ук биредә республика халкы өчен үсентеләр сату оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International