Татарстан Президенты эшлекле сәфәр белән Буа районында булды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында булды. Сәфәрнең төп максаты - урып-җыю кампаниясенең барышы һәм урыннарда республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышу. Эш сәфәре барышында аның белән бергә Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Урып-җыю эшләренең агымдагы нәтиҗәләре турында Рөстәм Миңнехановка механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары белән очрашуда сөйләделәр. Шулай итеп, быел язгы һәм көзге культуралар өчен 58 мең га җир бүлеп бирелгән. Кичә игенчеләр мәйданның 51%ын җыеп, экваторны узганнар - 30 мең га мәйданда барлыгы 125 мең тонна ашлык җыелган. Район буенча уртача уңыш - 42 ц/га.

"Хәлләр яхшы, кәеф күтәренке. Урып-җыю кампаниясендә 152 комбайн эшли. Быел техника паркы шактый яңартылды: тагын 65 яңа авыл хуҗалыгы машинасы сатып алынды», - дип хәбәр итте Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәнис Камартдинов.

Район җитәкчесе сүзләренә караганда, терлекчелек өлкәсендә дә уңай динамика күзәтелә. Бүгенге көндә 22,6 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 6,3 меңе – савым сыерлары. Агымдагы елның 7 аенда 19,3 мең тонна сөт савылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Буа районының урып-җыюда актив эшләвен билгеләп үтте. Бөртекле культуралар җыемы буенча муниципалитет республика лидерларының берсе булып тора. «Район яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу буенча актив эшли. Моңа кадәр без коллегалар белән аралашкан идек, аларның алга таба да паркны яңартырга ниятләре бар. Исегезгә төшерәбез, "60ка 40" программасы дәвам итәчәк", - дип өстәде министр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быелгы ел коронавирус пандемиясе фонында авыр икътисадый вәзгыять белән аерылып тора. «Шуңа да карамастан, без билгеләнгән барлык планнарны һәм программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада яңа шартларда эшләргә өйрәнделәр инде. Шул ук вакытта, ул халыкны Россия кулланучылар күзәтчелегенең барлык таләпләрен игътибар белән үтәргә чакырды. "Коронавирус беркая да китмәячәк, ул һәрвакыт янәшәдә булачак. Шуңа күрә бик сак булырга, социаль дистанцияне үтәргә һәм шәхси саклану чараларын кулланырга кирәк. Куркыныч турында онытырга ярамый. Үзегезне саклагыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International