Республика җитәкчелеге республиканың Тәтеш районында урып-җыю кампаниясе темпларын бәяләде

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре белән барды, анда ул урып-җыю кампаниясе темпларын һәм социаль-мәдәни учреждениеләрне капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Эш сәфәре барышында аның белән бергә Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Районның агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашу Килдеш авылы янында «Колос» ҖЧҖ кырында узды. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, районда авыл хуҗалыгы мәйданнарының яртысы диярлек җыелган:44 мең гектарның 21 мең гектарыннан игенчеләр 117 мең тонна ашлык суктырган. Игенчеләр бер гектардан уртача 57 центнер яңа уңыш алалар.

Кырда 100дән артык комбайн эшли. Эш ике сменада оештырылган. Туңга сөрү 10 мең га мәйданда башкарылган. Бүгенге көндә минераль ашламалар сатып алу бара.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучылар белән фермерларга ярдәм итү, лизинг программаларын гамәлгә ашыру һәм аграр тармакны үстерүнең башка мәсьәләләре турында фикер алышты. “Тәтеш районы бик оешкан. Сез күп мәсьәләләр буенча башкаларга үрнәк булып торасыз”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән Карталы авыл мәдәният йортында булды. Бина 50 ел элек төзелгән булган. Быел объектка махсус республика программасы кысаларында капиталь ремонт уздырылган.

Мәдәният йортын карап йөргәндә Татарстан Республикасы Президенты, яңа бинаны төзү генә түгел, аны тулыландыру да бик мөһим, дип ассызыклады. «Авыл мәдәният йортлары кешеләрне җәлеп итү ноктасы булырга, мәдәниятне сакларга ярдәм итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте ул. Татарстан Президенты клубта төрле милли берләшмәләрнең урын алуына игътибар итте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов җирле халык белән дә аралашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International