Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районында бөртеклеләрне җыю темпларын бәяләде

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районына эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең төп максаты - урып-җыю эшләренең барышы һәм республика кырларындагы оператив вәзгыять белән танышу. Эш сәфәре барышында аның белән бергә Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Район кырларын караганда Рөстәм Миңнеханов Сөйки, Балтач, Салтыган, Кама Тамагы (“Нармонка” А/Ф ҖЧҖ, Татагролизинг) авыллары янындагы кырларның  торышын  бәяләде.

Кама Тамагы штп. янындагы көзге арыш кырында Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Кама Тамагы муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул бөртеклеләрне урып-җыюда эшләүче комбайнчылар белән сөйләште, авыл халкының эш шартлары һәм уңыш төрләре турында мәгълүмат алды.

Биредә шулай ук Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде, биредә бөртекле культуралар һәм җирле аграрийлар үстерә торган үсемлекчелек продукциясе куелган иде.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вәзыйхов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә районда бөртеклеләрнең 43%ы җыелган, уртача уңыш - 30,7 ц/га.

Татарстан Президенты, үз чиратында, районның куәте зур, дип билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсен караганнан соң, ул җирле җитештерелгән сырлар, шулай ук монда үстерелгән виноградны бәяләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, районның күп кенә юнәлешләр буенча, шул исәптән үсемлекчелек буенча да, тырышасы бар әле, дип хәбәр итте. Шул ук вакытта ул, агымдагы елда районның күп кенә хуҗалыклары авыл хуҗалыгы техникасын һәм терлекләр санын арттыру буенча, шулай ук заманча технологияләр куллану буенча актив эшлиләр, дип билгеләп үтте.

“Хезмәттәшләр, алда, урып-җыюдан тыш, чәчү дә бар бит әле, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Безгә бер генә көн дә көтәргә ярамый. Туңга сөрү дә башланган гына эле, ә бу бик зур күләм. Грантларга һәм стартапларга заявкаларга килгәндә, быел район 7 заявка отты. Программаларда - агростартаплар буенча, яңа эш башлаучы фермерлар һәм башка программалар буенча активрак эшләргә кирәк. Районда алга таба күпмедер хәрәкәтләнү башланды дип саныйм”.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, бары тик тикшерелгән подрядчылардан файдаланырга кушты - бигрәк тә социаль объектлар төзү өчен, объектларны бик сыйфатлы итеп төзергә һәм билгеләнгән срокларда тапшырырга кирәк, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук коронавирус пандемиясенә бәйле барлык саклык чараларын да үтәргә өндәде. Татарстанда яңа санитар-эпидемиологик шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәндек инде, әмма куелган таләпләрне үтәргә кирәк әле, диде ул. «Үзегезне саклагыз, социаль дистанцияне үтәвегезне һәм шәхси саклану чараларын куллануыгызны сорыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Предприятиеләр җитәкчеләренең үрнәк күрсәтүе аеруча мөһим, чөнки башкалар сезгә тиңләшә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International