Татарстан 2024 елга кадәр “Хәләл” продукция экспортлауны арттыру бурычын куйды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан 2024 елга кадәр “Хәләл” продукция экспортлауны 2020 ел елдакөтелә торган йомгаклар белән чагыштырганда кимендә 2 мәртәбә арттыру  бурычын куйды.


⠀ Татарстан Республикасында җитештерелә торган «Хәләл» продукциянең гомуми күләме 7 млрд. сумнан артып китә, бу 50дән артык җитештерүче, шул исәптән экспорт юнәлешендә 18 компания, шуларның 5есе «Хәләл» халыкара сертификатына ия.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы тышкы базарларга чыгаруны планлаштыра торган хәләл продукциянең төп төрләре түбәндәгеләр: тавык, күркә, үрдәк итләре, кондитер әйберләре.

«2019-2024 еллар чорына Татарстан Республикасында экспортны үстерү» төбәк программасы кысаларында 2024 елга АПК продукциясен экспортлау күләмен 359,9 млн. АКШ доллары күләменә җиткерергә кирәк, бу 2017 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International