Татарстанда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2020 елның 19 сентябре, шимбә

Бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Товарларны һәм продуктларны республика районнарыннан, шулай ук АПК предприятиеләреннән фермерлар китерделәр.

Биредә ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, шикәр комы, он һ.б. авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин иде. Хәләл продукция дә тәкъдим ителде.

Ярминкәләрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык белгечләре булды. Ярминкәгә китерелгән барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.

Шуны әйтергә кирәк, ярминкәләр оештыруның мәшәкате зур, әлбәттә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аларны үткәрүгә зур җаваплылык белән карыйлар һәм мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International