Буа районында 3500 тонна шикәр әзерләнгән!

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Буа районы кырларында шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам итә, ул районда 7011 гектар мәйданда чәчелгән. 

Бүгенге көнгә мәйданнарның 26%ы җыелган, уртача уңыш 1 гектардан 307 центнер чыга. «Авангард» агрофирмасында бер гектардан 550 центнер уңыш алалар. Чөгендер алуга 13 сентябрьдә керештеләр, кырларда 3 комбайн һәм 2 төягеч эшли. 2449 га мәйданда шикәр чөгендеренең 7 сорты үстерелә, хуҗалык белгечләре фикеренчә, иң югары уңышны «Эйфория» сорты бирә, андый кырда уңдырышлылык - 662 ц/га.

Чөгендер үстерү үзенчәлекле агротехника куллануны таләп итә. Буа районы аграрийлары туфрак эшкәртүнең интенсив технологиясе ярдәмендә шикәр чөгендереннән югары уңыш алуга ирешәләр. 

 — Шикәр чөгендерен чәчү өчен туфракны көздән эшкәртә башлыйбыз, - ди «Авангард» агрофирмасының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов. — Туфракны чүп үләннәреннән чистартабыз, туңга сөрү үткәрәбез, ашлама кертәбез, өслекне тигезлибез. Ә язын тырмалыйбыз, шикәр чөгендерен  туфрак көпшәк вакытта май башында чәчәбез. Шикәр чөгендере өчен туфракны эшкәртү аны үстерү өчен уңай шартлар тудыру һәм моның өчен оптималь су - һава режимнарын тәэмин итү максатында  эшләнә. 

 “Шикәр чөгендере туфракны тирән эшкәртүне, ашламалар кертүне һәм чәчүлекләрне яхшы карауны таләп итү аркасында  ул чәчү әйләнешендәге күп кенә культуралар өчен кыйммәтле алшарт булып хезмәт итә, чөнки аннан соң шул  рәвешле каралган кырлар чүп үләннәреннән чистарып кала, туфракта дым запасы җитәрлек була. Киләсе елда бу кырга бөртеклеләр чәчәбез” , - ди “Авангард” агрофирмасы генераль директоры урынбасары Фиргать Кадыйров.

Җыелган уңыш Буа шикәр заводына җибәрелә. «Авангард» хуҗалыгы заводка көн саен 3000 тонна татлы тамыр ташый, чөгендернең шикәрлелеге - 16%тан артык.

Буа шикәр заводы 12 сентябрьдә чөгендер кабул итүгә керешкән. Заводка 55 мең тоннадан артык шикәр чөгендере китерелгән, 25 мең тоннадан артык эшкәртелгән, 3500 тоннадан артык шикәр әзерләнгән. Чималның шикәрлелеге 16,5 % тәшкил итә. Пычраклылык – уртача 7,5%.

Буа шикәр заводы директоры Валерий Погребный сүзләренә караганда, завод тәүлеккә чөгендер төялгән 300дән артык машина кабул итә, бу 6 мең тоннага якын уңыш дигән сүз.

 «Шикәр заводында эш бер генә минутка да тукталмый. Кабул итү иртәнге 6дан кичке 10га кадәр бара. Шикәр чөгендерен ике күрсәткеч буенча кабул итәбез: шикәрлелек һәм пычрану дәрәҗәсе буенча. Шикәрлелек – күбрәк, ә чөгендернең пычрануы азрак булган саен аның сыйфаты югарырак була», — ди завод җитәкчесе.

Эшкәртүгә керешкәнче, шикәр чөгендере  берничә этап тикшерү  уза. Яңа уңышның сыйфатын чимал лабораториясендә билгелиләр. Күрсәткечләрне билгеләү - мөһим процесс. Чималдан күпме  шикәр әзерләп  булуы шул  күрсәткечләргә бәйле.  

Башта чөгендер кагатларга озатыла, аннан аны гидротранспортер буенча заводка чыгаралар, анда ул чистартыла һәм ваклап турала, алга таба шуннан диффузион сок чыгарыла (шикәре чыгарылган чөгендер сыгынтысы  киптерүгә җибәрелә, аннан грануллы чөгендер түбе (жом) ясыйлар).

Чистартылган  һәм җылытылган сироп алга таба кайнату өчен җибәрелә, анда аны, суы  парга  әйләнеп, шикәр кристаллары барлыкка килгәнче кайнаталар. Алынган масса центрифугаларга керә, нәтиҗәдә, ак кристалик шикәр һәм азык патокасы – меласса алалар. Әзер шикәр комы киптерелә һәм 50, 25 һәм 10 килограммлы капчыкларга тутырыла. Шикәр бөтен Россия буенча “Белый дом” сәүдә йорты аша сатуга чыгарыла, шулай ук экспортка җибәрелә.

Шуны әйтергә кирәк, Буа шикәре төбәктә генә түгел, ә бөтен Россия буенча эшкәртү сәнәгатенең перспективалы үсештәге предприятиеләренең берсе. Узган ел биредә 470 мең тоннадан артык тамыразык эшкәртелде, 62 мең тонна шикәр, 14 мең тонна грануллы жом әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International