Татарстанда мәгариф учреждениеләре катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

26 сентябрьдә Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Товарларны һәм продуктларны республика районнарыннан, АПК предприятиеләреннән фермерлар китерделәр, шулай ук мәгариф учреждениеләре вәкилләре үзләре җитештергән продукция һәм кул эшләнмәләре алып килделәр.

Биредә ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, шикәр комы, он һ.б. авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин иде. Хәләл продукция дә тәкъдим ителде.

Моннан тыш, «Казан» агросәнәгать паркында мәгариф оешмалары казанышларының ярминкәсе узды. Анда республиканың 200дән артык мәктәп, көллият, техникум коллективлары, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара укыту комбинатлары катнашты. Ярминкәдә шәһәр халкына укучылар һәм студентлар ясаган төрле бакча кирәк-яраклары, тегелгән, текстиль, кулинария әйберләре, йорт җиһазлары, көнкүреш әйберләре сатылды. Моннан тыш, килүчеләр яшь төзүчеләрнең, балта осталарының һәм тимер коючыларның эшләнмәләре сатып ала алдылар, шулай ук укучылар әзерләгән иҗат номерларын карадылар.

Ярминкәләрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык белгечләре булды. Ярминкәгә китерелгән барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.

Шуны әйтергә кирәк, ярминкәләр оештыру шактый мәшәкатьле. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аларны үткәрүгә зур җаваплылык белән карыйлар һәм мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше дәвам итәчәк.

Киләсе шимбә көнне дә сатып алучыларны авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International