Марат Җәббаров эш сәфәре белән Буа районында булды

2020 елның 2 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Илдус Габдрахманов Буа районына эш сәфәре белән бардылар. Алар белән бергә район башлыгы Рәнис Камәртдинов йөрде.

Сәфәрнең төп максаты - «Авангард» һәм «Заря» агрофирмаларында шикәр чөгендерен һәм ашлык кукурузын җыюның барышы, «Дәүләтшин» КФХның эшчәнлеге белән танышу иде. Шулай ук министр төзелә торган терлекчелек комплексын карады.

Алмагач бакчасы территориясендә Марат Җәббаров крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Җәмил Дәүләтшин белән очрашты. Фермер 3,3 га мәйданда җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү белән шөгыльләнә, быел фермер 16 гектарда 22 мең алмагач үсентесе утырткан, якын арада яңа технология буенча тагын 5 мең алмагач утыртуны планлаштыра.

“Бу кырда без 2017 елда 9 меңнән артык алмагач үсентесе утырткан идек. Уңыш начар түгел, бер алмагач уртача 10 килограмм алма бирә. Дүртенче кварталда гектардан 36 ц уңыш белән 20 тонна алма, 2,5 тонна кура җиләге (25 ц/га), 3 тонна җир җиләге (60 ц/га) җыеп алырга уйлыйбыз”, - дип сөйләде Җәмил Дәүләтшин.

Югары Лашчы авылы янындагы «Авангард» агрофирмасы кырында Марат Җәббаров "Ак барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев һәм "Авангард" агрофирмасы генераль директоры Николай Курчаткин белән очрашты. Биредә министр шикәр чөгендерен һәм ашлык кукурузын җыюның барышы белән танышты.

Буа районы башлыгы Рәнис Камәртдинов хәбәр итүенчә, район кырларында шикәр чөгендерен һәм ашлык кукурузын җыю дәвам итә. 4571 га мәйданнан 90 мең тоннага якын татлы тамыр җыеп алынган, уңдырышлылык - 365 ц/га, 1763 тонна ашлык кукурузы суктырылган, уңыш - 63,4 ц/га.

Аннары министр Кайбыч авылында терлекчелек комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Бүгенге көндә объект төзелеше 40%ка башкарылган, комплексның металл конструкцияләрен монтажлау тәмамланган, җир эшләре дә тәмамланган, лагуннарны монтажлау эшләре бара, электр челтәрләре сузылган, 5 силос-сенаж траншеясы төзелгән, аларның һәркайсы 4-5 мең тонна азык сыйдыра, кышка азык әзерләнгән инде, скважиналар борауланган, суүткәргеч челтәрләре үткәрелгән, керү юллары өчен дамба төзелгән, 3 силос-сенаж траншеясы төзелгән, һәрберсе 4-5 мең тонна азык сыйдырышлы. Комплексны 2021 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла, терлекләр кайтару - 2021 елның I кварталында.

“Авангард” ҖЧҖенең сөт-товар комплексы 800 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән, бүгенге сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирәчәк, Европа һәм Россия җитештерүчеләренең технологик җайланмалары белән җиһазландырылачак. Уртача хезмәт хакы 40 мең сум белән 29 даими эш урыны булдыру һәм Голштин токымлы эре мөгезле терлекләр сатып алу планлаштырыла", - дип хәбәр итте “Авангард” агрофирмасы генераль директоры Николай Курчаткин.

Сөт-товар комплексын төзү районда сыйфатлы товар сөтен җитештерү күләмен арттырырга, шулай ук киләчәктә товар итен сату һәм аны сәнәгати эшкәртү максатында үзебезнең мөгезле эре терлекләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, үз чиратында, районның мөмкинлеге зур, дип билгеләп үтте, авыл хуҗалыгын үстерүдә төп бурыч - заманча терлекчелек комплекслары төзү һәм яңа технологияләр кертү. Ул Буа муниципаль районы аграрийларына эшләрендә уңышлар теләде.

Сәфәр ахырында министр «Заря» ҖЧҖендә үзебезнең һәм чит ил селекциясендәге шикәр чөгендерен җыюның барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International