Марат Җәббаров:Татарстанда соңгы 12 елда рекордлы - 5,4 млн тоннадан артык икмәк уңышы җыелды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров армый-талмый авылда, кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләрне котлады.

“Бергәләп һәм оешкан рәвештә эшләү аракасында бүген агросәнәгать комплексы перспективалы һәм динамикалы үсә торган тармакка әверелде. Без халыкның төп азык-төлек продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәбез. Быел Татарстанда соңгы 12 ел эчендә рекордлы – 5,9 млн. тоннадан артык икмәк уңышы җыелды. Бу – республикабызга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан аграрийлардан зур бүләк булды. Бик зур рәхмәт сезгә моның өчен!” – дип, ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен ә мөрәҗәгать итте.

Марат Җәббаров «Татнефть» компаниясенә аграрийларны ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин иткән өчен аерым рәхмәт белдерде. Аграр секторны алга таба үстерү өчен ярдәм итүче барлык партнерларга да рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Алда әле күп бурычлар тора:авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, яңа технологияләр кертү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, фермерлык хәрәкәтен ныгыту һәм алга таба үстерү, экспортны арттыру, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә селекция эшен көчәйтү. Безнең уртак максатыбыз - республиканың агросәнәгать комплексын югары нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле тармак итү, шулай ук авылның уникаль мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлекле тормыш рәвешен саклап калу. Без боларны булдыра алабыз, чөнки авыл хуҗалыгында тырыш, хезмәт сөючән һәм туган җирне чиксез яратучы, бу сыйфатларны балаларына, оныкларына һәм аннан соңгы буыннарга да күчерергә сәләтле гаҗәеп кешеләр эшли”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International