Грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына үзләренең матди-техник базаларын үстерүгә грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсында җиңүчеләр турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 178 млн сумнан артык тәшкил итә, шуларның 58%ы — федераль бюджеттан, 42%ы республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

Конкурска кертелгән 12 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан төрле эшчәнлек юнәлеше белән – ит һәм сөт эшкәртүдән алып кош-корт инкубациясенә кадәр – 5 кооператив грантка ия булды, болар түбәндәгеләр:

«Агроптица»(Питрәч районы);

«Якты көн»(Арча районы);

«Арыш»(Әтнә районы);

«Сабан»(Кукмара районы);

«Минзәлә бройлеры»(Минзәлә районы).

Акчалар матди-техник базаны үстерү, Татарстан Республикасының авыл территорияләрендә яңа даими эш урыннары булдыру максатларында бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International